Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

1971 ел. 20 февральдә район үзәгендә “Авыл утлары” газетасы кубогына, Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көненә багышлап, традицион ату ярышлары узды. Барлыгы 38 команда көч сынашты. Көрәш “Трудовик” совхозы командасына җиңү китерде.

Кубок – трудовиклыларда
20 февральдә район үзәгендә “Авыл утлары” газетасы кубогына, Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көненә багышлап, традицион ату ярышлары узды. Барлыгы 38 команда көч сынашты. Көрәш “Трудовик” совхозы командасына җиңү китерде. Аларга район газетасының күчмә кубогы тапшырылды. Үткән елгы ярышта җиңгән “Авангард” колхозы командасы быел призерлар арасына да эләкмәде. Икенче урын ВЛКСМ райкомы командасына бирелде. Өченче урынга район “Сельхозтехника” берләшмәсе командасы чыкты. 
Н. Сабиров.
25 февраль
Әрәм-шәрәм итмәскә!
Халык контроленең район комитеты үзенең утырышында “Трудовик” совхозында итне әрәм-шәрәм итү фактлары турындагы мәсьәләне карады. Тикшерүләрдән билгеле булганча, совхозның администрациясе һәм белгечләре дәүләт дисциплинасын тупас бозу юлына басканнар, нәтиҗәдә былтыр дәүләткә ит тапшыру планнары өзелгән. Гомуми туклануга тоту сылтавы белән шактый ит читкә җибәрелгән. Каралган 80 центнер урынына 305 центнер ит чыгымга киткән. 
Сәбәп бер: гамьсезлек
Көл һәм кош тизәге хәзерләү дә канәгатьләнерлек түгел. Көл җыйнау планы – 10, кош тизәге хәзерләү 7 процентка гына үтәлгән. Кырга тирес чыгару уңышлы гына башланып китсә дә, автотөягеч ремонтка китү сәбәпле, эш тукталып кала. Хәзерге вакытта черемә ташу звеносы төрле эштә йөри. Чыгарыласы 11250 тонна тиреснең нибары 1150 тоннасы гына кырга илтелгән.
А. Хәйретдинов.
“Кызыл Октябрь” колхозы.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев