Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1971 ел
Җиңүле стартларга
Районыбыз игенчеләре бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 18,4 центнер уңыш үстерделәр, Ватан амбарларына 377 мең центнер ашлык озаттылар, ашлык сатуның бишьеллык планы 120 процентка үтәлде. Терлекчелек продуктлары хәзерләүнең бишьеллык планнары арттырып үтәлде. 1970 елда Мөслимдә Ык аша күпер салынды.
Әйтер сүзләр бар
Безнең оешма 32 урында төзү эшләре алып барды. Ел дәвамында 11 объект файдалануга тапшырылды. Район газетасының бүгенге көндә яңа бинада басылуы безнең өчен дә зур куаныч. Чөнки редакция бинасы да безнең эшчеләрнең хезмәт җимеше.
Салих Исламов,
колхозара төзелеш оешмасы директоры.
1973
4 гыйнвар
Яңа елны каршылау СССРның ярты гасырлык юбилеен бәйрәм итү көннәренә туры килде. Бәйрәмнең апафеозы 31 декабрьдә булды. Иртән бизәлгән тройкалар КПСС райкомы бинасы каршына туктый. Бар хуҗалыктан килгән 18 тройканың һәркайсы бер союздаш республика, СССР, Татарстан АССР герблары һәм район эмблемасы белән бизәлгән. Чанадагылар союздаш республика халыкларының милли киемнәрендә. Урам әйләнгәч паркта хуҗалыклар рапорт тапшырды, тройкалар парады булды. Кич культура йортында алдынгыларга бүләкләр тапшырылды.
Р.Әхмәтҗанов.
Бүләк алдылар
СССР Халык казанышлары күргәзмәсенең баш комитеты 1971 елда бөртекле ашлык, сөт, ит, башка авыл хуҗалыгы продуктлары алуда ирешкән уңышлары өчен Мөслим районыннан 32 авыл хуҗалыгы алдынгысын күргәзмәдә катнашучы итеп раслады һәм 23 кешене медальләр белән бүләкләде.
Яңа елга аяк басканда
Үткән ел коры сөт заводы коллективы 585 урынына 595 тонна майсызландырылган коры сөт җитештерде. Яшь терлекләр өчен сөтне алыштыручы яңа продукция чыгару үзләштерелде. Ул 100 урынына 230 тонна эшләнде. Май 1971 елга караганда – 82, аертылган сөт продуктлары – 16 тонна артык эшкәртелде. Продукция реализацияләү 376 мең сумга артты. Доход планын 111 процентка үтәдек.
Р.Ибраһимов.
Сәхифәне Мөнирә
Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев