Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1971 ел
1 апрель
Агрометеорология хезмәтен – һәр хуҗалыкка
Җирле һава торышын белеп тору өчен һәр колхозга һәм совхозга үз агрометеорологик постын булдырырга кирәк. Районның кайбер хуҗалыкларында күзәтүләр алып бару өчен приборлар бар. Ләкин алар файдаланылмыйлар. 1971 елда хуҗалыклардагы приборларны көйләп кую зарур. Бу эштә метеостанция работниклары ярдәм итәчәк.
А. Пятибратов,
метеостанция начальнигы.
Ике төрле нәтиҗә
Күчмә вагон өстәлендә иген игү культурасын күтәрү турындагы брошюралар куелган. Стенада – чәчү чоры өчен эш планы, үткән бишьеллыкта колхозның игенчелек буенча күпме алга китешен һәм бу бишьеллыктагы бурычларны күрсәтүче таблицалар. Бригадага беркетелгән агитатор Х. Хәйретдинова:
– Чәчү чорында вагонга вакытлы матбугат, көнлек бюллетень китерелеп торачак. Санбюллетень һәм “Комсомол прожекторы” листогы чыгарып баруны планлаштырдык, – диде.
6 апрель
Беренче тапкыр
Мөслим урта мәктәбе спортзалында район тарихында беренче тапкыр ябык бинада җиңел атлетика ярышлары үтте. Малайлар һәм кызлар 50 метрга йөгерделәр, биеклеккә һәм озынлыкка сикерделәр. Командалар арасында беренче урынны – Мөслим, икенче урынны – Мәлләтамак, өченче урынны Үрәзмәт урта мәктәпләре коллективлары яулады.
Х.Шәрифуллин.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев