Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Язгы кыр эшләре чорында район басуларын комсомоллар­дан һәм яшьләрдән төзелгән 148 агрегат һәм 12 механика­лаштырылган звено иңләде. Аларда 374 комсомол һәм яшь иптәш эшләде.

1971 ел. 5 июнь

Имтиханнар дәвам итә

Язгы кыр эшләре чорында район басуларын комсомоллар­дан һәм яшьләрдән төзелгән 148 агрегат һәм 12 механика­лаштырылган звено иңләде. Аларда 374 комсомол һәм яшь иптәш эшләде. К. Маркс исемендәге колхоз комсомол комитеты язгы кыр эшләре ва­кытында үз эшчәнлеген үрнәк төстә оештырды. Хуҗалык басуларында 18 комсомол- яшьләр агрегаты эшләде.

Агитбригадалар 46 урын­да концерт куйдылар. Культу­ра йорты үзешчәннәре генә дә 18 тапкыр чыгыш ясадылар.

М. Йосыпов,

ВЛКСМ райкомының оештыру бүлеге мөдире.

Бөтен табигать – аптека

Дару үләннәре җыю сезо­ны – җәй җитте. Республи­када төрле гөмбәләр, кыр­гый җиләк-җимешләр, да­ру-техник чималы җыю бу­енча конкурс игълан ителде. Конкурста җиңүчеләргә пре­мия биреләчәк. Бу премиягә лаек булу өчен кыргый продуктларның бер төрен иң күп күләмдә җыю һәм потребкооперациягә сату шарт. Беренче, икенче һәм өченче премияләрне алу өчен кимендә 3, 2 һәм 1,5 ц киптерелгән ак гөмбә, 15, 10 һәм 5 тн чи гөмбә, ун, 7,5 һәм 5 ц киптерелгән гөлҗимеш, дүрт, 2,5 һәм 1,5 тн яңа өлгергән җиләк-җимеш һ. б. җыеп тапшырырга кирәк.

Н. Харитонов,

хәзерләүләр конторасы директоры урынбасары.

8 июнь

Комсомол көче – партия җитәкчелегендә

КПСС райкомының уты­рышлар залында комсомолда эшләүче коммунистларның район киңәшмәсе бул­ды. Киңәшмәдә җәмәгать оешмаларында эшләүче к о м м у н и с т л а р н ы ң җаваплылыгы һәм комсомол­га партия җитәкчелегенең әһәмияте турында доклад белән КПСС райкомының икенче секретаре иптәш Д.Х.Хиялиев чыкты.

10 июнь

Киров исемендәге кол­хоз – Бөтенроссия ярышын­да җиңүче

РСФСР авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегия­се һәм авыл хуҗалыгы һәм хәзерләүләр эшчеләре һәм хезмәткәрләре профсоюзының Үзәк Комитеты Бөтенроссия социалистик ярышында безнең республиканың дүрт хуҗалыгын җиңүчеләр дип тапты. Алар арасында безнең районның Киров исемендәге колхозы да бар. Киров исемендәге колхозга РСФСР Министрлар Советының һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл бай­рагы һәм беренче акчалата премия бирелә.

Сәхифәне Мөнирә

Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев