Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1985 ел

12 октябрь 
Еллык үтәлде!

Туган партиябезнең XXVII съезды хөрмәтенә җәелдерелгән социалистик ярышка кушылып, “Урожай” колхозы хезмәтчәннәре зур җиңү яуладылар: планда каралган 26500 урынына 27000 центнер шикәр чөгендере сатып, быелгы ел планын намус белән үтәделәр. Татлы тамыр үстерүдә коллектив подряд звеносы җитәкчесе, яшь коммунист Х. Басыйров, алуда Ф. Шакиров, Ф. Габдуллин, В. Мухдин иптәшләр зур көч куйдылар. Планнан тыш татлы тамыр сату дәвам итә. 
М. Сәлахов, колхоз председателе. 
Намус көзгесе итеп 
Рус Шуган фермасында барысы 18 савымчы эшли. Һәрберебез эшенә намус көзгесе итеп карый. Соңгы айларда коллективыбыз район фермалары ярышында алдынгы урынны яулый икән. Ничек куанмыйсың?! Сентябрь ае йомгаклары буенча һәр сыердан 264 кг сөт савып, беренче урынны яуладык. Минем айлык күрсәткеч – 362 кг. Майлылыгы соңгы көннәрдә 4,1-4,2 процентка кадәр күтәрелде. Фермада яңа сөт блогы эшли башлаячак. Продукцияне озакламый 10 градуска кадәр суытып сатачакбыз. Яңа сөт блогы торакларга якын урнашкан булуы белән уңайлы. 
М. Гузикова, “Маяк” колхозы савымчысы.
15 октябрь
Аеклык – заман таләбе 
Эчүчелеккә каршы көрәш буенча 18 октябрьдә үтәчәк гражданнар җыелышына хәзерлекне оешкан төстә башлап җибәрдек. Авыл советының һәм колхоз правлениесенең берләштерелгән утырышын уздырып, чаралар планы эшләнде. Мөслим, Иске Вәрәш, Катмыш авылларында җыеннар үткәрү буенча җаваплылар билгеләнде. Клуб һәм китапханә работникларына бу көнгә культура учакларын эчүчелеккә каршы күргәзмә агитация белән җиһазлау, халык арасында зур аңлату эшләре алып бару йөкләнде. Агитаторларның, активистларның саны арттырылды. 
Р. Тулбаев, Мөслим авыл советы башкарма комитеты председателе. 
17 октябрь
Оешканлык хәл итә

Тойгелде авыл советы шәхси хуҗалыклардан бәрәңге җыю планын 125 процентка үтәде. Эш дәвам итә. “Икенче икмәк”не җыеп дәүләткә тапшыру буенча башкарма комитет җитди чаралар күрде. Һәр хуҗалыкка задание җиткерелде. Депутатлар, активистлар массалар арасында аңлату эшләре алып бардылар. Авыл советы буенча 150 тоннадан артык бәрәңге хәзерләнде. Авыл советы территориясендә исәпләнгән 460 хуҗалыкның һәркайсы уртача 4 центнер бәрәңге тапшырды. 
Я. Чинаев, авыл советы башкарма комитеты члены. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев