Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

Җылы сүзләре белән 
РСФСР, ТАССР Верховный Советларына һәм җирле Советларга сайлаулар көнен авыл эшчәннәре хезмәт уңышлары белән каршыларга җыеналар. Аеруча терлекчелектә алга китеш сизелә. Әйтергә кирәк, унберенче бишьеллыкның дүртенче елы планнары уңышлы хәл ителде. Декабрь аенда, мәсәлән, сөт җитештерү һәм хәзерләү буенча ярышта безнең “Урал” колхозы җиңеп чыкты. Һәр сыердан 170 кг сөт савып, продукция тулысынча беренче сорт белән хәзерләнде. КПСС райкомы, район Советы башкарма комитеты һәм авыл хуҗалыгы работниклары профсоюзы район комитетының күчмә Кызыл байрагы әле дә бездә... 
Ә. Әсадуллин, 
Баек авыл Советы башкарма комитеты секретаре. 

Кышкы сезонны ачып 
Күптән түгел Яңа Усы авылында кышкы спорт сезонын ачуга багышланган чаңгы ярышлары узды. Анда урта һәм сигезьеллык мәктәпләрдән, колхоз-совхозлардан һәм СПТУ-94тән 23 команда көч сынашты... 
И. Хафизов, 
“Урожай” ирекле спорт җәмгыятенең район советы председателе. 
*** 
Шушы көннәрдә Әлмәттә “Нефтехимик” газетасы призына татарча көрәш буенча ачык турнир үткәрелде. Казан, Уфа, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләреннән спортчылар катнашкан бу ярышларда СПТУ-94 укучысы Фадаил Вәлиев икенче урынга чыкты, “Госкомсельхозтехника”ның район берләшмәсе шоферы Әхияр Габдуллин өченче урынны алды. 

Алда торган бурычлар зур, киеренке 
Авыл хуҗалыгы объектларында 12,77 млн сум капиталҗ салу үзләштерелде, төзү-монтаж эшләре 8,4 млн сумга үтәлде. “Маяк”, “Урожай” колхозлары, “Шуган” совхозы, “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы төзелеш буенча план-заданиеләрне үтәүдә үзләреннән зур өлеш кертте. 
Торак төзелеше буенча да шактый эш башкарылды. Узган ел 224 квартира, ягъни 21368 кв. м. торак файдалануга бирелде. Шуның 5897 кв.м. индивидуаль хуҗалыкка туры килә. Бу уңайдан “Татарстан”, “Маяк” колхозларын, “Шуган”, “Михайловка” совхозларын, “Трудовик” җитештерү- хуҗалыгын фәкать уңай яктан телгә алырга мөмкин. Аларда узган ел 13-8 квартира төзелде... Киров, М. Горький, ХХII партсъезд исемендәге, “Урал”, “Правда” колхозларында төзелгән квартиралар саны 1-2дән артмый. 
Халык депутатларының 
район Советы башкарма 
комитеты председателе 
Д. Ә. Галиев докладыннан. 
 

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев