Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1985 ел

Күңелле узды очрашу 
Мөслим урта мәктәбенең “Искатель” отряды Киров исемендәге колхозның Катмыш бригадасына десант төшерде. Сый-нигъмәт белән тулы түгәрәк өстәл артында Бөек Ватан сугышы ветераннары белән укучылар арасында мавыктыргыч һәм файдалы сөйләшү булды. Фронтовиклар үзләре кичергәннәрне тасвирлап чыгыш ясадылар... 
И. Якупов, 
сугыш һәм хезмәт 
ветераны. 

Табышлы тармак 
“Кызыл Октябрь” колхозы терлекчеләре күптән түгел ит хәзерләүнең бишьеллык планын үтәделәр. Бу олы җиңүдә Мәлләтамак дуңгызчылык фермасы коллективы керткән өлеш аеруча күләмле. Фермада 2500 баш терлек исәпләнә. Шулкадәр дуңгызга ун кеше хезмәт күрсәтә... Узган ел һәр йөз анадан 2400 дуңгыз баласы алынды... 
Ә. Галиева. 

Үзгәрешләр чоры 
...1982 һәм 1983 елларда без 4586-4848 мең сумлык сөт һәм сөт продуктлары эшләп чыгарган булсак, узган ел ул биш миллион сум диярлек тәшкил итте. Бу чорда 3182 тонна ак май, 1876 тонна куе сөт продуктлары, 4063 тонна сөт алмаштыргыч һәм 1015 тонна сыек сөт продуктлары чыгарылды һәм аларны җитештерү планнары күпкә арттырып үтәлде. Эшчеләребезнең вакытын экономияләү максатында 20 урынлы ашханә төзедек. Завод янында гына буфет бар. Берничә ел инде ярдәмче хуҗалык тотабыз. Кешеләрне торак белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Узган чорда өч квартиралы бер торак йорт файдалануга тапшырылды. 22 квартиралы бер йорт салу өчен төзү материаллары әзерләнә. Шушы чорда завод исәбенә Казанда ике технолог укытып кайтардык һәм тагын бер иптәшне җибәрдек... 
Ә. Абдуллина, 
коры сөт заводының баш 
бухгалтеры. 

Уңыш өчен 
Безнең “Михайловка” совхозы игенчеләре узган ел һәр гектардан 20,1 центнер бөртек алдылар. Бүген хуҗалык басуларында оешкан төстә дым запасы туплау бара. Кар план буенча барлыгы 6400 гектар мәйданда тотылырга тиеш. Бу агрочараны үтәүдә Михайловка бүлекчәсе механизаторлары өлгерлек күрсәтәләр. Биредә барлыгы 964 гектар мәйданда кар тотылды. 
Р. Каюмов, 
экономист. 

Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X