Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1985 ел

24 октябрь 
Җитештерүчәнлек арта 

Безнең ремонт мастерское төгәлләүче елның тугыз айлык планнарын арттырып үтәде. Тракторлар планда каралганнан 25кә, комбайннар 10га артык ремонтланды. Бөтен төр планның үтәлеше 100,2 процент тәшкил итә. 
Ф. Галиуллин, 
“Госкомсельхозтехника”ның район берләшмәсе ремонт 
мастерское мөдире. 

Сәфәр чыктым 
Аркылыга ауган баганага абынганмын икән. Баксаң, авып ятучы баганалар бихисап икән бит монда. Нишләп әле шундый күңелсез маҗараларга юлыга-юлыга Сал. Мухан авылында йөри дисезме? Кунакка килешем. Күптәнге танышым сәрхүшкә медаль тапшырырга иде исәп. Ә ул ап-айнык килеш килеп чыкмасынмы каршыма. 
“Электриклар дисәң, хәтерең калыр. Баганаларын алыштырып бетермичә юкка чыктылар”. 
Чукмаргали. 
26 октябрь 
Хезмәт төбе – хөрмәт 

Метрәй бригадасындагы кебек, Ольгино бригадасы хезмәтчәннәре дә үз өлешләренә тигән көзге байлыкны ташу белән мәшгуль иде. Олаулар иң беренче булып алдынгы механизаторлар Н. Иванцов, В. Семенов, терлекче-көтүче Л. Куянов яшәгән йортларга кайтты. Пенсионерларның да һәммәсе ел әйләнәсенә җитәрлек ашлык белән тәэмин ителде. 
Л. Каһарманова, 
махсус хәбәрчебез. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама