Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

9 сентябрь
Күңелле ял иттеләр
Җәйге каникулда барлык колхоз идарәләре укучылар өчен пионер лагерьлары оештырды. Алар 17 урында эшләде, 1230  укучы ял итте. Куйбышев исемендәге, М.Горький исемендәге, М.Вахитов исемендәге, “Правда”, “Урал”, “Кызыл Октябрь”, “Урожай” колхозлары үрнәк күрсәтте. 591 укучы төрле шәһәрләрдә экскурсияләрдә булды. Туган якны өйрәнү, нефть районнары һәм зур төзелеш барган Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре белән танышу өчен барлык сигезъеллык, урта мәктәпләрдән 4688 укучы походларга чыкты. Авылларда укучыларның 91 җыелма отряды эшләде. 7 производство бригадасы составына кергән 224 укучы колхоз-совхозларда эшләде. 
Ә.Гәрәев, 
мәктәп, югары мәктәп һәм фәнни учреждениеләр работниклары профсоюзы райкомы председателе. 
11 сентябрь
Кырлар хроникасы
Соңгы көннәрдә урып-җыю эшләре темпы шактый күтәрелде. Район буенча көн саен 1800-1850 гектар иген урыла. Ләкин уру белән сугу арасында аерманың зур булуы (5360 гектар) тревога тудыра. Туңга сөрүнең темпы һаман да канәгатьләнерлек түгел. Дәүләтнең ашлык хәзерләү пунктларына көн саен 11-12 мең центнер ашлык тапшыралар. Кызганычка каршы, М.Вахитов, Фрунзе исемендәге, “Правда” колхозлары дәүләткә ашлыкны үз мөмкинлекләреннән шактый аз саталар.
14 сентябрь
Игътибар! 
Кичәге көнгә Ватаныбыз амбарларына 23715 тонна Мөслим ашлыгы озатылды. Соңгы көндә “Мөслим” совхозы һәм “Урожай” колхозы игенчеләре 1171-2330 центнер ашлык чыгардылар. Ә Калинин исемендәге, “Маяк”, Фрунзе колхозлары темпны гафу ителмәслек дәрәҗәдә киметтеләр. 
16 сентябрь
Вәгъдә үтәлде
Авыл гражданнары дәүләткә сөт сатуның еллык планын 10 сентябрьгә – 117, итне – 100, йомырканы – 155, йонны – 124 процентка үтәделәр. Дәүләткә терлекчелек продуктлары сатуны оештыруда бригадирлардан Әнвәр Корбангалиев, Гайсин, сөт җыючылардан Гөлфани Садертдинова, Закирә Сәетгәрәева, Разия Шафикова иптәшләр аеруча тырышлык куйдылар. 
Н.Галиев,
Мөслим авыл советы председателе. 
Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.
____

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев