Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә 

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез. 

1985 ел 

Укучылар ярдәме 
Чөгендер кабул итү пунктына бертуктаусыз татлы тамыр төягән олаулар агыла. Ул йөкләрдә Киров исемендәге колхоз хезмәтчәннәренең дә өлеше зур. Шикәр чөгендере 200 гектарда үстерелде. Аны механизаторлар З. Мөхәммәтҗанов, М. Ханнанов, З. Ханов тәрбияләде. Игенчеләргә Мөслим урта мәктәбе укучылары булышты. Аларга 55 гектарлы участок бүленгән иде. 
Л. Нәҗмиева. 

Хуҗалык шәхси файда –гомуми 
1980 елда авыл советына кергән шәхси хуҗалыкларда 147 сыер, 249 мөгезле эре терлек һәм 531 баш ана сарык бар иде. Быел исә сыерлар саны 158гә, мөгезле эре терлекләр 316 һәм ана сарыклар 550 башка җитте. 
Бездә һәр яз саен Сарман инкубатор-кошчылык станциясенең Метрәй филиалыннан шәхси хуҗалыкларга чеби алып кайтып сатуны оештыру матур бер гадәткә әверелде. Быел да 5 мең данә чеби алып кайттык – колхоз үзвакытында транспорт белән тәэмин итте. 
К. Шәйхәйдәрова, 
Әмәкәй авыл советы 
башкарма комитеты председателе. 

Мул ашларга! 
КПСС райкомы бюросы һәм район Советы башкарма комитеты киләсе елда бөртекле культуралардан югары уңыш алуны тәэмин итү өчен үзвакытында һәм сыйфатлы нигез салу максаты белән 1986 елга интенсив технология буенча игеләчәк басуларга органик һәм минераль ашламалар, известь чыгару һәм кертү буенча 1 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр удар икеайлык игълан итте. 

Хезмәткә өйрәнәләр 
VII-IX класс укучыларына 55 гектарлы шикәр чөгендере участогы бүленгән иде. Плантациядә эш иртә җәйдән башланды. Үсентеләрне сирәкләп, чыкмаган урыннарга күчереп утырттылар. Участок өч кат эшкәртелде. Чөгендер алу комбайннары эшне төгәлләгәннән соң, укучылар ул җирләрне сыйфатлап чыктылар. Һәр гектардан 200 центнерга якын татлы тамыр чыкты. Дәүләткә укучылар көче белән хәзерләнгән 10 мең центнер чөгендер озатылды. 
И. Закиров, 
Мөслим урта мәктәбенең 
класстан тыш эшләрне 
оештыручысы. 

Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X