Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез

1971 ел

18 ноябрь

Вымпел шуганлыларда

1972 ел өчен газета- журналларга подписка башлануга ике ай вакыт узды. Элемтә бүлекчәләре мөдирләре җыелышында һәр 1000 кешегә 1160 данә матбугат таратыр­га йөкләмә алынган иде. Маяклылар бу санны 1300 данәгә җиткерергә бул­ды. Бүлекчә (начальнигы – иптәш Кривошеев) подпи­сканы уңышлы үткәрү бу­енча күчмә вымпелны 20 октябрьдән бирле үзендә тота. Вәрәшбаш элемтә бүлекчәсендә (мөдире – иптәш Л.Кирамова) һәр 1000 хуҗалыкка 1262 данә матбугат таратылды инде. Әмәкәй, Олы Чакмак, Үрәзмәт, Михайловка, Той­гелде, Баек, Октябрь элемтә бүлекчәләре, җәмәгать тәртибендә матбугат тара­тучылар, урындагы партия оешмалары ярдәмендә, га­зета-журналларга подписка үткәрүдә аеруча уңышлы эшлиләр.

Уртак шатлык,

олы куаныч

Ай ярымга сузылган тук­таусыз яңгырлардан соң, ниһаять, көннәр рәтләнде. Төнлә кар явып үтте, беркадәр туңдырды. Иртән ялтырап кояш чыкты. 15 но­ябрь иртәсе нәкъ әнә шулай матур булып Тат.Бүләр авы­лы кешеләре күңеленә кер­де дә. Әмма аларны һава ал­машынуы гына сөендерми иде. Икенче сәбәп бар иде: бу көнне яңа мәктәп ачу тан­тасы булды. Бу хакта җирле радио аша кичтән үк мәктәп директоры Нәгыйм Галие­вич Гайсин хәбәр итте.

Ф. Тимеров,

“Урожай” колхозы.

27 ноябрь

Үзешчәннәр чыгышы

С ө я к ә й ав ы л ы үзешчәннәре Ю.Әминевның “Язылмаган законнар” әсәрен сәхнәгә куйды. Клуб халык белән тулы иде. Га­лия Кашапова, Зөлфәт Хам­матов, Хәмзә Мирзаһитов, Әлфия Исламова һәм башкаларның уйнавын та­машачылар аеруча ошатты.

М.Әхмәтова.

30 ноябрь

Фоат Шәйгарданов җитәкчелегендәге Бүләк дуңгызчылык ферма­сы эшчәннәре дәүләткә 1300 центнер ит сатты­лар. Терлекчеләр кабул итү пунктларына уртача авыр­лыклары бер центнер­дан артык булган 1249 баш дуңгыз озаттылар.

К.Хамматуллин, К.Маркс исемендәге колхозның баш зоотехнигы.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев