Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1985 ел

19 октябрь 
Остаз ярдәмендә 
Колхозчылар сафы Иске Карамалы урта мәктәбен тәмамлаган яшьләр исәбенә тулыланып тора. Быел алар 21 кеше булды. Егетләрнең күпчелеге техника белән идарә итә, кызлар терлекчелеккә килде. Дуңгызчылыкта кичәге дүрт унынчы эшли. Кызлар симертү группасын һәм имүдән аерылган дуңгыз балаларын карыйлар. 
Г. Ситдыйкова, 
экономист. 
Бүләккә – магазин 
Берничә ел элек колхоз үз көче белән Иске Карамалыда Сәүдә йорты сала башлаган иде. 390 мең сумга төшкән бу корылма күптән түгел файдалануга тапшырылды. Анда эшләү һәм сатып алучылар өчен бөтен шартлар тудырылган. Аның сәүдә мәйданы гына да 700 квадрат метр, склад биналары да үзендә үк. Сатып алучыларга 6 бүлек хезмәт күрсәтә. 
– Колхоз правлениесенә зур рәхмәт. Узган ел урамнарга су үткәреп куандырган иде. Быел Сәүдә йорты бүләк итте, – диләр сатып алучылар. 
И. Әюпов. 
22 октябрь 
Һөнәргә тугрылык 

Производствога өйрәтү мастеры булып эшләвемә өченче ел. Быел 43нче группа укучыларын алдым. Беренче елда алар көпчәкле һәм чылбырлы тракторларны үзләштерәләр, башка авыл хуҗалыгы машиналарын өйрәнәләр. Училищены тәмамлаганда машина йөртергә хокук та алып чыгалар. Тракторларга техник карау үткәрәбез, детальләрен өйрәнәбез. Группада 24 укучы. Атна саен тәрбия һәм класс сәгатьләре, политзанятиеләр үтә. 
Мин училищеда чаңгычылар түгәрәге дә алып барам. Укучылар зона ярышларында һәм училище беренчелегенә төрле ярышларда катнаша. Уку алдынгылары ел саен төрле шәһәрләрдә экскурсияләрдә була. Һәр елны социалистик илләргә бару өчен бер путевка алдырабыз. 
И. Миңнеразиев, 
производствога өйрәтү 
мастеры. 
Җавапсыз караш 
Октябрь фермасында салам парлау узган ел да оештырылмаган, быел да тиз генә булыр кебек түгел. Салам турагыч агрегат ватык. Шушы көнгә кадәр аны төзәтү әмәлен күрмәгәннәр. Горькийлылар быел терлек азыгы хәзерләүгә иътибар биреп җиткермәгәннәр. Һәр шартлы терлеккә нибары 9 центнер азык берәмлеге туры килә. 
Ә. Нургалиева. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X