Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1973

6 гыйнвар

Ирешкәннәр рухлан­дыра

13 номерлы механи­калаштырылган күчмә колоннаның еллык эшенә йомгак ясалды. 1972 елда хуҗалыкларда 461 гектар эшкә яраксыз мәйдан куа­клардан, тамырлардан арын­дырылып сөрүлек җиренә әверелдерелде. 153 гектар сугарулы, 322 гектар культу­ралы көтүлек төзелде. 95 мең тонна торф хәзерләнеп, басу­ларга чыгарылды.

Ф.Исламов.

Сарыкчылыкка – игъ­тибар

Сарыкларның күпләп б ә р ән л ә ү чо рын д а терлекчеләрнең тыныч­лыгы югала. Үрчемне исән алу, аларны җылы тораклар белән тәэмин итү проблема­сы кузгала. Кайбер сарык­чылык фермаларында төнге дежур оештырылмый, бәрән тораклары җылытылмый, яшь терлекләр рационы фән нигезендә төзелми. Шуның аркасында үткән берничә елда “Правда”, “Урал”, Куй­бышев исемендәге колхоз­ларда, “Мөслим” совхозында бәрәннәрнең күпләп үлүенә юл куелды.

М.Әхмәтов,

авыл хуҗалыгы идарәсенең баш

ветврачы.

9 гыйнвар

Алда – Нуретдиновлар

Агитатор буларак, фер­мада мөгезле эре терлек симертүчеләр янында еш бу­лам. Мөхәссәнә һәм Мирзанур Нуретдиновлар симерткән маллар узган ел буе югары үсеш бирделәр. Декабрьдә иң күп үсеш алынды. Ярыш ал­дынгылары, терлекчеләрнең бөтенсоюз социалистик яры­шына бердәм кушылып, күтәренке йөкләмә кабул иттеләр.

М.Йосыпов,

М.Горький исемендәге колхоз.

Быелгы үр – 3500 кило­грамм

Куйбышев исемендәге колхозның ТАССР Верховный Советы депутаты К.Ганиева җитәкләгән Күбәк сөтчелек фермасы коллективы юга­ры хезмәт күрсәткечләренә ирешә. Былтыр сыер ба­шына савым 3400 кило­граммнан артты. Бу – рай­он сөтчелек фермалары ара­сында иң югары күрсәткеч. Уңган савымчыларыбыз Рузинә Хәсәншина һәм Хәнә Кәлимуллина тугызын­чы бишьеллыкның икенче елында 3500-3300 килограмм сөт саварга йөкләмә алганнар иде. Алар вәгъдәләренә туры­лыклы булдылар.

Р. Вәлиева.

Сәхифәне Мөнирә

Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X