Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1985 ел. 21 ноябрь
Байрак тапшырылды
Район үзәге һәм башка торак пунктларда яңа урамнар калкып чыга, суүткәргечләр сузыла, урамнар асфальтлана, культура-көнкүреш объектлары төзелә. Шушыларның нәтиҗәсе буларак, соңгы бишьеллыкта районыбыз төзекләндерү һәм торак пунктларның санитария торышы өчен Бөтенроссия социалистик ярышында тугыз тапкыр беренче беренче урынны яулады. Шушы чорда район торак-коммуналь хуҗалык производство идарәсе республикада 12 мәртәбә призлы урынга чыкты. Менә тагын шатлыклы вакыйга: 1985 елның III кварталында төзекләндерү һәм торак пунктларның санитария торышы эшләрен иң яхшы үткәрү өчен районнар һәм шәһәрләрнең Бөтенроссия социалистик ярышында безнең район җиңүче дип табылды. РСФСР Министрлар Советы һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл байрагына, акчалата премиягә лаек булды. 
Беренче буразналар
Туңга сөрелгән мәйданнарны көздән тырмалаган идек. Басу өслеге тигез булгач, кар тотуны хәзергә көпчәкле тракторлар белән алып барабыз. Бу эш хуҗалыкның дүрт бригадасында да башланды. Механизаторлар 300 гектарда ак буразналар сыздылар инде. Агрочара кар сөргечләр ярдәмендә башкарыла. Иген басуларын ашлауга да кайгыртучан карыйбыз. Икеайлык башыннан 7000 тоннага якын черемә кырларда урын алды. 
Т. Фазуллин, “Урожай” колхозының баш агрономы.
Планны үтәп
Мин эшли торган аяк киемнәре бүлеге берничә ел инде коммунистик хезмәт бригадасы дигән мактаулы исемне йөртә. Коллектив ел саен җиткерелгән товар әйләнеше планнарын арттырып үти. КПСС Программасының яңа редакциясе проекты эшебезне тагын да яхшыртуга һәм камилләштерүгә этәргеч булып тора. Ун ай дәвамында халыкка 474600 сумлык сәүдә хезмәте күрсәтеп, товар әйләнеше планын 104 процентка үтәдек. 
Ф. Гәрәева, район үзәгендәге “Универмаг”ның аяк киемнәре бүлеге мөдире.
23 ноябрь
Безнең бүләк
“Урожай” колхозы ферма эшчәннәре район партия конференциясе ачылган көнгә сөенечле хезмәт бүләге хәзерләде. 16400 урынына 17 мең центнер сөт сатып, бу төр продукция хәзерләүнең еллык планы уңышлы хәл ителде. Олы җиңүгә Г. Садриев җитәкчелегендәге Яңа Сәет товарлыклы-сөтчелек фермасы уңганнары керткән өлеш күләмле. Дәүләткә планнан тыш сөт сату дәвам итә.
Ф. Мансуров, баш зоотехник.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев