Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1973 ел

14 апрель

Контролерлар – эшкә

Халык контроле төркемнәре һәм постлары, авыл хуҗалыгы идарәсе, колхоз һәм совхоз белгечләре алдында тагын бер мәсьәлә тора. Шушы айда ашламалар­ны саклау, төяү, бушатуның торышын билгеләү буенча вакытлы тикшерү булачак. Шунлыктан колхоз-совхоз һәм “Сельхозтехника”ның район берләшмәсе контро­лерлары минераль ашлама­ларны үз вакытында кай­тарту, төяү, бушату, транс­порт белән тәэмин итү графигының үтәлешенә, ашламаларның сакланы­шына, дөрес учет булдыруга, үлчәү хуҗалыгының эшенә ныклы күзәтчелек итәргә тиеш.

З. Хәбибуллин, халык контроленең район комитеты рәйсе.

 

Зачет тәртибендә

Район хастаханәсе партия оешмасы каршында марк­сизм-ленинизм нигезләре мәктәбендә 46 кеше беле­мен арттыра. Алар фәнни коммунизм өйрәнделәр. Шушы көннәрдә йомгаклау дәресе булды. Ул зачет бирү тәртибендә узды.

Р.Сәетов.

17 апрель

Кырлар хроникасы

Соңгы өч көндә тагын биш хуҗалык иртә культура­лар чәчүгә кереште. “Кызыл октябрь”, Фрунзе исемендәге, Киров исемендәге колхоз­лар, “Трудовик” ОПХ, “Шу­ганка” терлек симертү со­вхозы борчак, бодай чәчәләр. Район буенча ул 1210 гек­тарда (16 апрельгә) уз­дырылды. Районның ун­бер хуҗалыгында дым ка­плау бара. Механизаторлар 22446 гектар мәйданда туңга сөрелгән җирләрне тырмала­дылар инде.

5 май

Район Беренче майны билгеләп үтте

30 апрельдә кичен район культура йортын­да район җәмәгатьчелеге вәкилләренең хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне – Берен­ча майга багышланган тан­таналы җыелышы булып үтте. Җыелышта район Со­веты башкарма комитеты председателе Г.Х.Хафизов доклад белән чыкты. Бе­ренче майда район үзәге хезмәтчәннәренең бәйрәм де­монстрациясе булды. Колон­на урамнардан үткәннән соң, Калинин исемендәге Куль­тура һәм ял паркына танта­налы митингка килде. Анда КПСС райкомының беренче секретаре Р.Х. Хәбибуллин котлау рече белән чыкты. Ан­нары зур концерт булды.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев