Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез. 

1985 ел 
Сәүдә хезмәтенә йөз белән 

Х а л ы к депутатларының район советы башкарма комитеты үзенең шушы көннәрдә булган утырышында колхоз-совхоз үзәкләреннән читтә урнашкан торак пунктларында халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү мәсьәләсен карады. ...бу өлкәдә шактый кимчелекләр яшәп килүе ачыкланды. Дөрес, үзәктән читтәге торак пунктларның һәркайсында магазиннар бар һәм аларның күпчелеге халыкка товар сату буенча планнарын айдан-айга үти. Арада Симәк авыл советына караган Краснояр авылындагы һәм башка торак пунктларындагы магазиннар кебек эш тәҗрибәләрен өйрәнерлек, үрнәк итеп куярлык сәүдә пунктлары да бар. Йогынтылы чара Түбән Табын авыл советы башкарма комитеты каршында ике иптәшләр суды эшли. Аның берсе – Югары Табында, коммунист М. Рәхимов җитәкчелегендәге бу җәмәгатьчелек оешмасы авылда үрнәк тәртип булдыру, хезмәт дисциплинасын ныгыту, җәмәгать байлыгын саклау һәм эчүчелекне кисәтү юнәлешендә киң кырлы эш алып бара... И. Шәфигуллин, Түбән Табын авыл советы башкарма комитеты председателе. 
Беләкләрендә – кызыл тасма 
Район эчке эшләр бүлегендә дә “Сельхозтехника”ның район берләшмәсе дружиначылары хакында мактап телгә алдылар. Дружинада барлыгы 21 кеше. Аларның командиры Фирдәвес Латыйпов. Әлеге коллективның район үзәгендә җәмәгать тәртибен саклаучылары кичке дежурлыкта һәрчак уяулык күрсәтәләр... Р. Халикова. 
Синең буш вакытың 
Район халык театры сәхнәләштергән “Тормыш җыры” спектакле бара. Үзешчән артистлар арасында “Госкомсельхозтехника”ның район берләшмәсе эшчесе В. Сарсазова да бар. Ул үз ролен гаять бирелеп, героеның характерын тулы ачып уйный. Чөнки үзешчән сәнгатьтә бай тәҗрибәгә ия: менә ике дистә елдан артык инде Варвара сәхнәдә матур-матур образлар тудыра... Буш вакыт... Аны В. Сарсазова кебек үзешчән сәнгатькә, димәк, халыкка хезмәт күрсәтүгә багышлаучылар бик ишле. Әйтик, узган ел Бөек Җиңүнең 40 еллыгына үткәрелгән концерт смотрында ике меңнән артык кеше катнашты... 
Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама