Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә.1985 ел

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез. 


1985 ел 
Истән чыкмый 
Илебез халкы Бөек Җиңүнең 40 еллыгын каршыларга әзерләнә. Ул чаклардагы кайгылы көннәр минем дә хәтердә тирән урнашып калды... 1941 елның 22 июне иде. Безнең “Кызыл сабанчы” колхозында да митинг узды. Иртәгәсен 25 авылдашыбызны фронтка озаттык. Алар арасында безнең әти дә бар иде. 
Тормышның бөтен авырлыгы яшүсмерләр һәм хатын-кызлар җилкәсенә калды. Минем кебек әле унбер яшен дә тутырмаган бала-чага да эшсез йөрмәде. Хат ташучы вазифасын миңа тапшырдылар... 
Р. Кәримов, 
«Трудовик» ОПХ. 

Штаб хәрәкәттә 
Терлекләрне уңышлы кышлату өчен без дә үзебезнең өлешне кертергә омтылабыз. Әйтик, “Комсомол прожекторы” штабы рейдлар оештыруны сизелерлек ешайтты. Күптән түгел генә рейдларның берсе Үрәзмәт товарлыклы-сөтчелек фермасында үтте. Биредәге чисталык, савымчыларның эчке көн кагыйдәләре белән таныштык. Бу комсомол яшьләр фермасында барлыгы 10 кыз эшли. Рейд барышында алар тәрбияләгән сыерларның чиста, эш урынында тәртип булуы ачыкланды. Кызлар терлекләрне вакытында ашаталар, савалар. Фермада әле беренче елларын гына эшли башлаган савымчыларга ярдәм итәргә дә өлгерәләр... 
М. Зәкиев, 
К. Маркс исемендәге колхоз комсомол оешмасының “КП” штабы члены. 

Тупланганлык 
Шушы елның 23 январенда бәйрәмчә бизәлгән Минзәлә культура йортында РСФСР Верховный Советына сайлаулар буенча 935нче Минзәлә сайлау округы составына кергән Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Тукай районнары хезмәт коллективлары вәкилләренең сайлау алды округ киңәшмәсе булды... 

*** 
23 январьда Минзәлә шәһәрендә В. Ф. Горбунова председательлегендә РСФСР Верховный Советына сайлаулар буенча 935нче Минзәлә сайлау округының сайлау комиссиясе утырышы булды. Анда РСФСР Верховный Советына депутатлыкка кандидат итеп Мөслим районы “Урожай” колхозы председателе М. Сәлахов теркәлде. 

Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев