Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә.1980 ел

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1980 ел

Тырышып эшләделәр 
24-25 май көнне район үзәгендәге учреждение, предприятие эшчеләре колхоз-совхозларга шефлык ярдәме күрсәтергә бардылар. Безнең “Михайловка” совхозында бу эш аеруча оешкан төстә барды. Өмәдә КПСС һәм ВЛКСМ райкомнары, аптека, ДОСААФның район комитеты, спорт-техник клуб работниклары зур активлык күрсәттеләр. Өмәдә катнашучылар көче белән 7 тонна яфраказык җыелды... 
М. Харисов, 
совхоз комсомол 
оешмасы секретаре. 

Җәйге сезон ачыла 
31 май көнне район үзәгендә җәйге спорт сезонын ачуга багышлап җиңел атлетика ярышлары уздырылачак. Аңа колхоз-совхоз һәм мәктәп командалары чакырыла. Команда 4 кешедән тора: 2 хатын-кыз, 2 ир-ат. Хатын-кызлар 100, 500 метрга йөгерү, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү, ә ир-атлар 100, 1000 метрга йөгерү, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү буенча көч сынашачаклар... 
ВЛКСМ райкомы, 
“Урожай” ирекле спорт җәмгыяте район советы. 

Остазларның район слеты 
27 майда остазларның район слеты булды. Анда КПСС райкомының икенче секретаре Д. Ә. Галиев “Хезмәт коллективларында остазлык хәрәкәте үсеше һәм аны камилләштерү бурычлары” дигән доклад белән чыкты... 
Җәй – төзелешләр 
чоры 
...”Урожай”, М. Вахитов исемендәге, “Алга”, “Правда” колхозларында, “Шуган” һәм “Михайловка” совхозларында төзелеш киң колач белән алып барыла. Әйтик, “Урожай” колхозының Тат. Бүләр бригадасында 300 урынлы культура йорты вакытыннан элек – пландагы 9 ай урынына нибары 4,5 ай эчендә файдалануга тапшырылды. Яңа Сәет бригадасындагы культура йорты да шундый ук кыска арада куллануга бирелде. 800 баш сыерлык җәйге лагерь билгеләнгән срокның яртысында эшләнеп бетте... 
Р. Ибраһимов. 
Уку елын тәмамлаганда 
Кояшлы май иртәсендә Мөслим урта мәктәбенең меңгә якын укучысы Калинин исемендәге культура һәм ял паркына соңгы звонок бәйрәменә килде... Быел безнең мәктәпне 139 егет һәм кыз тәмамлый... 
Мидхәт Фәтхуллин. 

Сәхифәне Мөнирә 

Арсланова әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев