Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә.1980 ел

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

Авылда яшисең икән

...Колхозчылар сафы тулылана. Бүгенге көндә Мөслимдәге профессиональ-техник учили- щеда 25 кеше комсомол путевкасы белән укый. 36 ВЛКСМ члены машина белән саву мастеры, 35 кеше тракторчы-машинист һөнәре алу өчен училищеның үзебездәге филиалында белем ала. 11 комсомол автомотоклубта икенче һөнәр үзләштерә... Егетләрнең авылда калуларына һәм җитештерүчән хезмәт куюларына культура-көнкүреш, эш шартларының торган саен яхшыра баруы уңай йогынты ясый. Алар карамагында Тат. Бүләр, Исәнсеф, Яңа Сәет авыл культура йортлары. Анда хореография, җыр, шахмат-шашка түгәрәкләре эшли. Вокаль-инструменталь ансамбль чыгыш ясый...

Ә. Сәрвәров,

комсомол оешмасы секретаре.

Совет җитәкчесе

Иске Карамалы соңгы елларда күзгә күренеп яңара, матурлана. Анда халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар, учреждениеләр челтәре район үзәгенекеннән калышмый кебек. Көненә 4 тонна икмәк пешерә торган пекарня, 50 койкалы участок больницасы, ике балалар бакчасы, урта мәктәп, коры сөт заводының кабул итү пункты, көнкүреш хезмәте күрсәтү пункты һ. б. бар... Авылны әйләнеп үтүче олы юл төзелде. Авылның шулай матурлануында  Хөршидә Шәмсетдинова җитәкләгән авыл советының, аның депутатларының өлеше зур. Быелның беренче квартал нәтиҗәләре белән авыл советлары арасындагы ярышта Иске Карамалының җиңеп чыгуы очраклы түгел. Авыл советы шәхси сектордан терлекчелек продуктлары хәзерләү планнарын арттырып үтәде... 

Р. Шәймәрданова.

Йолдыз данлый

Район үзәгендәге Кызыл йолдыз 26 апрельдә “Михайловка” совхозы механизаторы Александр Титков хөрмәтенә кабызылды. Ул алдагы көнне ДТ-54 тракторы белән нормадагы 38 гектар урынына 84 гектарда дым каплатты...

 Җирдә тынычлык хакына!

...Яртыеллык йөкләмәләребезне, шулай ук бу чорга шәхси йөкләмәләрне срогыннан алда үтәү өчен социалистик ярышны киң җәелдереп, Бөек Җиңү көненә хезмәт бүләкләре хәзерләү бурычы куелды. Җыелышта катнашучылар бердәм рәвештә көнлек хезмәт хакларын Совет тынычлык фондына бирәчәкләрен белдерделәр.

Т. Рәшитова, райпо партоешма секретаре. 

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

 

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X