Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә.1980 ел

Җирне яшәтү чыганагы ...Сугаручылар звеносы бу участоктан инде 7 ел рәттән уңыш ала. Көтүлек искергән. Әмма шуңа да карамастан, үткән ел һәр гектардан 500 центнерга якын яшел масса чабылган. Быел көтүлеккә өстәп солы чәчелгән...  Көтүлекне яңарту чаралары да күрелә башлаган. Яз көне участок өстәп тулысынча тукландырылган, чәч-кәндә солыга кушып ашлама кертелгән.  Р. Шәмсиев.    

Депутатка рәхмәт
Аръяк урамда тау башыннан торбадан ага торган бер чишмә бар иде. Суы бик тәмле булганлыктан, авылның ярты халкы диярлек шунда килә иде. Ләкин соңгы вакытта чишмә бик акрынайды, суга килгән кеше чират торып гаҗизләнә иде.
Быел җирле Советларга сайлаулар чорында беренче округ депутаты, колхоз механигы Илмир Хуҗагалиевка әлеге чишмәне төзәттерүне наказ итеп биргән идек. Депутатыбыз уңган, алтын куллы булып чыкты... Илмир бу эшне менә дигән итеп башкарып та куйды. 
Г. Садретдинова, 
Үрәзмәт авылы. 
Ветераннар кичәсе
Катмыш башлангыч мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм укучыларның әтиләренә багышланган кичә булды. Укытучы иптәш З. Рәфыйкова һәм медсестра Л. Ямалова почетлы кунаклар хөрмәтенә балалар көче белән күңелле концерт һәм аш өстәле әзерләгәннәр... Соңыннан ветераннар үзләре дә күңел ачып утырдылар. Сугыш елларында җырлаган җырларын да онытмаганнар икән әле алар...
И. Якупов.
Ашламага сан юк
Халык контроленең район комитеты “Маяк” һәм ХХII партсъезд исемендәге колхозларда, “Шуган” совхозында минераль ашламаларны саклау, файдалану мәсьәләсен тикшерде. Нәтиҗәдә җитәкчеләр һәм белгечләрнең кайтарылган ашламаларны саклауга һәм урнаштыруга хуҗасызлык күрсәтүләре ачылды. 
“Маяк” колхозында ашламаларны саклауга аеруча битараф карала. ...компост әзерләр өчен дип, басудагы тирескә тәртипсез рәвештә 16 тонна мочевина, 36 тонна электролит калий хлоры, 12 тонна аммиак селитрасы (капчыкларда), 4 тонна ашлаучы преципитат, 4 тонна фосфор оны һәм шул ук күләмдә калий тозыаударылган. Ачык һавада ятып, ...ашламалар кыйммәтләрен югалтканнар... 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев