Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә.1980 ел вакыйгалары

Бурычлар билгеләп 21 ноябрьдә Мөслим культура йортында райондагы мәктәпкәчә балалар учреждениеләре работникларының конференциясе булды. Анда катнашучылар район халык мәгарифе бүлеге мөдире З. Вәлиевнең “Х бишьеллыкта районда мәктәпкәчә тәрбия эшенең торышы һәм бу өлкәдә алда торган бурычлар” дигән докладын тыңлады...

Югары үрләр яулыйбыз
...Хезмәтебезгә ай саен йомгак ясала. Йомгаклау вакытында терлекчеләр йортына җыелабыз. Башта бүлекчә управляющие Әхияр Әхмәтҗанов безне алган социалистик йөкләмәләрнең үтәлеше белән таныштыра. Аннан соң ферма мөдире Камил Галимов узган ункөнлектәге хезмәтебезгә анализ ясый. Көнлек бюллетеньнәр буенча һәркемнең эш күрсәткечләренә аерым туктала. Югары нәтиҗәләргә ирешүчеләргә премияләр бирелә, вымпеллар тапшырыла...
Ә. Гыйлфанова,
“Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының Игенче бүлекчәсе фермасы савымчысы.
Тикшерелә, чара күрелә
Шушы көннәрдә Әмәкәй урта мәктәбендә контролер М. Мирзаянов, авыл Советы депутаты Н. Гайсин һәм башка иптәшләр катнашында укыту-тәрбия эшенең торышын, профориентация мәсьәләләрен тикшердек. Кайбер кимчелекләр ачыкланды. Мәсәлән, мәктәптә, укытучылар булмаганлыктан, авыл хуҗалыгы машиналарын өйрәнү, терлекчелек дәресләре үтмәгән. Бу мәсьәлә авыл Советы сессиясендә каралды...
В. Шакирҗанова,
авыл Советы башкарма
комитеты каршындагы группа председателе.
Буранлы төндә
Без унике кеше ике җиңел машина белән Минзәлә шәһәренә матбугат активистларының зона киңәшмәсенә бардык. Киңәшмә яхшы үтте, эңгер-меңгердә Мөслимгә юл тоттык. Ләкин юлга чыгу белән күз ачкысыз буран күтәрелде. Шулай да Маҗынга кадәр әйбәт кенә кайттык. Аннан соң күтәртелгән юл бетә, Шуранга кадәр ара яңгырлар вакытында автомашиналар, тракторлар белән казып, ергычлап бетерелгән һәм барысын да кар каплаган. Маҗыннан ике километрлап киттекме-юкмы, машиналарыбыз кереп батты. Унике кеше берничә сәгать буе машиналарны чыгару өчен көрәштек. Барыбыз да җиңелчә генә киенгән иде...
Ә. Гәрәев.
Мөслим.
Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев