Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә.1972 ел вакыйгалары

Кызыл эзтабарлар Мөслим урта мәктәбенең хәрби кабинеты каршында өченче ел кызыл эзтабарлар отряды эшли.

1972 ел

17 октябрь

Кызыл эзтабарлар

Мөслим урта мәктәбенең хәрби кабинеты каршында өченче ел кызыл эзтабарлар отряды эшли. Отряд членнары Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән очрашалар, сугыш ветераннарының истәлекләрен тыңлыйлар. Җыелган мәгълүматлар, сугыш еллары фоторәсемнәре, батырлык күрсәткән өчен бирелгән рәхмәт кәгазьләре “Азимут” стендына теркәлә. Материаллар альбомга саклауга куела.

Күптән түгел район хәрби комиссары майор В. Веркин бер төркем сугыш ветераннарына “Бөек Ватан сугышында җиңүгә – 25 ел” юбилей медальләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында район Мөслимнән Г. Гайнуллин, Х. Дәүләтшин, К. Фәттахов, П. Коземаслов һәм башкалар бар.

М. Фәтхуллин.

***  

19 октябрь

Хезмәт десанты

13-14 октябрь көннәрне Мөслим урта мәктәбе комсомоллары яңа төзелүче паркта агач утырту өчен чокыр казу буенча “хезмәт десанты” үткәрделәр. Десантта 150 гә якын укучы катнашты, 700 төп агач утырту өчен чокырлар казылды.

С. Зәйнуллина,

мәктәп комсомол комитеты секретаре.

***   

21 октябрь

Читтән торып сәяхәт  

Мөслим урта мәктәбенең Муса Җәлил исемендәге дружина пионерлары ике ел инде Советлар Союзы республикалары буйлап читтән торып сәяхәт итә. Чара СССР төзелүнең 50 еллыгына багышлап оештырылды. 17 октябрьдән пионерлар Кыргызстан ССРга “юнәлделәр”. Экскурсия җитәкчеләре Павлик Морозов исемендәге отряд пионерлары булды. Алар Кыргызстан ССРга багышлап стена газетасы чыгарды, стенд һәм альбом эшләдер. Кыргызстан пионерлары белән хат алышалар. Шушы атна эчендә экскурсия җитәкчеләре пионер классларында Кыргызстан ССРның үсеш юллары турында әңгәмәләр үткәрделәр, кыргыз язучыларының шигырьләрен укыдылар, җыр-биюләрен башкардылар.

Г. Шәмсиева,

өлкән пионервожатый.

***  

Безнең булышлык

Киров исемендәге колхозның Вәрәшбаш бригадасында техника куелган мәйданны әйләндерүдә мәктәп комсомоллары актив катнашты. 46 комсомол члены көче белән, участокның бер ягына чокыр казып, баганалар утыртылды, тимерчыбык тартылды. ВЛКСМ членнарыннан Әнвәр Нуретдинов, Әлфия Касыймова,Фиразия Сәхабетдинова, Лира Госманова, Тәнзилә Гайнетдинова тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәттел.

Фәндүс Вагыйзов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев