Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.


1980 ел

Колорадо коңгызы – 
куркыныч корткыч 
...Личинкалар үсешнең беренче чорында яфракның аскы, йомшак өлешен кимерәләр, икенчесендә яфрак бөтенләй бетә. Бары тик каты өлеше генә кала. Иң комсыз личинкалар дүртенче чорда хасил була. Аларның үсеше, шартларга карап, 16-24 көн бара. Җылы һәм уртача явым-төшем булганда үсеш дәрәҗәсе арта. Курчакка әверелү алдыннан личинкалар тукланудан туктыйлар, агу-химикатларга бирешми башлыйлар... 
И. Зиннуров, 
үсемлекләрне саклау 
станциясе начальнигы. 

Сынатмабыз 
...Безнең 9 класс егетләре фермада сарык йоны алуда булышалар. Әйтергә кирәк, егетләр сынатмыйлар, тапшырылган эшне зур төгәллек белән башкаралар. Озакламый колхозда АВМ-0,4 хәрәкәткә киләчәк. Безнең анда витаминлы азык җитештерәчәк кызларыбыз инде эшкә әзер... 
Ф. Хөснуллина, 
Түбән Табын 
мәктәбенең укучылар производство бригадасы җитәкчесе. 

Вәгъдәбездә нык торып 
Унынчы бишьеллыкның төгәлләүче елы – безнең Калинин исемендәге колхоз өчен дә удар хезмәт елы. Без аны күтәренке йөкләмәләр алып башладык. Һәм менә хәзер, елның беренче яртысы үтеп барганда, канәгатьлек белән әйтергә була – алар, нигездә, үтәлә. Әйтик, биргән вәгъдәбездә торып, ит хәзерләүнең яртыеллык планын В. И. Ленинның тууына 110 ел тулу көненә үк үтәп чыккан идек, республикабызның 60 еллыгын билгеләп үткәндә сөт сату планын да тормышка ашырдык... 
Ф. Насретдинова, 
савымчы, партгруппа җитәкчесе. 

Резервлар эзлибез 
Хуҗалыкның сугарулы көтүлекләре зур – барлыгы 626 гектар били. Биредә эш яхшы оештырылган. Участоклар ике кат сугарылды инде, ә 395 гектар җир өченче катка дым алды. Масса чыгышы да елы өчен канәгатьләнерлек. Тойгелде бүлекчәсендә 27 гектар мәйданны биләүче азык чөгендере дә сугарыла... 
М. Ганиев, 
“Трудовик” 
тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының эшчеләр 
комитеты председателе. 

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев