Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1980 ел

Кызу эш өсте 
...150 гектар җирне биләүче шикәр чөгендере һәм 27 гектарда игелгән азык чөгендере колхоз җирлегендә яшәүчеләргә, колхозчыларга, партия һәм совет, хуҗалык активына сирәкләү өчен бүлеп бирелде. Бу төр культураны иң оптималь срокларда чәчкәннән соң, ул ике кат тырмаланды, агу-химикатлар белән эшкәртелде. Шытымнар күренгәч тә, эш тукталмады. Бер кат “коры сугару” үткәрдек, ике тапкыр шаровкаладык. ...Мораль һәм матди кызыксындыру чаралары да җентекләп аңлатылды. Һәр метрда 5-6 үсемлек калдырылса, эшкәртүче һәр гектар өчен 120 сум түләү ала. 
Ш. Әгъзамов, 
“Алга” колхозының 
баш агрономы. 
Шефларны көтеп алабыз 
Шимбә көннәрендә үзебезнең шефларыбыз – район эчке эшләр бүлеге хезмәтчәннәрен көтеп алабыз. Чөнки алар үзләренең булганлыкларын эш белән расладылар. Үткән шимбәдә бүлектән 10 кеше килде. Барлыгы 5 тонна яфраказык әзерләнде. Монысында да алда ирешелгәннән чигенмәделәр – хуҗалыкның азык дворына шул ук күләмдә кыйммәтле азык кайтты. Эшләренә без дә хөрмәт белән җавап бирергә тырыштык: шефлар өчен кайнар аш әзерләнде, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү чаралары күрелде. 
Р. Мөхетдинов, 
“Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының 
баш зоотехнигы. 
Балаларга – күңелле ял 
Ык елгасы агымын төрлечә боргалап, шаярып аккан җирендә бик матур ярымутрау ясалган. Аның уртасында шомырт, балан, гөлҗимеш, тал агачлары белән уратып алынган алан бар. Менә шушындый сихри урынга “Авангард” колхозының “Дулкын” пионер лагере урнашкан. 6 июнь көнне аны тантаналы төстә ачу булды... 
Бу лагерьда ял итү өчен бөтен шартлар тудырылган. Йокы бүлмәләре җиһазланган, урын-җир әйберләре күзеңнең явын алырлык чиста, юыну урыннарында ап-ак сөлгеләр, җитәрлек күләмдә юынгычлар куелган. Ашау урыны – яшел чирәм өстендә күләгәләп ясалган өстәлләр. Су коену, физкультура-спорт уеннары өчен урыннар, бер вагонда пионер бүлмәсе, җиһазландырылган медпункт бар. Ашату ягын колхоз тулысы белән үзе тәэмин итә. Көн саен сөт, ит, хәтта яшел кыяр да китерелә... 
Р. Хамматуллина, 
район Советы башкарма 
комитеты секретаре. 

Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев