Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез

1980 ел

“Урожай” колхозы хезмәтчәннәре шикәр чөгендере алуны төгәлләде. 200 гектар мәйданның 170 гектары комбайннар ярдәмендә җыелды. Хәзер чөгендерне массовый төстә чистарту, кисү һәм дәүләткә тапшыру бара. 
Ашламага хуҗа юк 
Газетабызның 9 сентябрь санында “Акча эри” дигән баш астында М. Вахитов исемендәге колхозда минераль ашламаларның әрәм-шәрам ителүен күрсәтүче сигнал басылган иде. Халык контроленең район комитеты бу фактны урынга барып тикшерде. Гаеплеләр җаваплылыкка тартылды. Хуҗалыкның Түбән Табын бригадасында урнашкан ашлама складына хуҗа табылмады. Хәер, моның шулай икәнлеге аның тышкы күренешеннән, склад ихатасыннан ук ачык сизелә иде... 
И. Нургалиев, 
район халык контроле комитетының штаттан тыш инспекторы. 
Р. Шәмсиев, 
халык контроленең район комитеты инспекторы. 
Төшке аш 
М. Горький исемендәге колхозның партоешма секретаре Риф Тимеркәевне көндәлек мәшәкатьләргә чумып йөргәндә ике кеше туктатты. 
– Бөгелмәдән килдек. Ашлык ташырга. Эшне нәрсәдән башлыйбыз? 
Риф Ахунович, гадәттәгечә, бераз уйланып торды, аннан соң гына үз фикерен белдерде: 
– Бездә килгән һәр кеше иң элек Мәдинә апа белән таныша. Сез дә беренче эш итеп аңа визит ясарсыз. Аннан соң Әндереш бригадасыннан карабодай төяп кире Бөгелмәгә китәрсез. 
Мәдинә апаны кем дип уйларга да белмәделәр егетләр. Бу колхозда председательне хатын-кыз димәделәр инде. Әллә авыл советы председателеме? Бәлки баш бухгалтердыр?.. “Москвич” ике авыл уртасына урнашкан машина-трактор паркына таба борылды, алты почмаклы иркен бина алдына туктады... 
– Мәдинә апа, колхозга тагын ике шофер килде, мәңге онытмаслык итеп сыйла әле үзләрен... 
Р. Мостафин, 
штаттан тыш хәбәрчебез. 
Сәхифәне Мөнирә 
АРСЛАНОВА әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X