Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Безнең район эчке эшләр бүлеге бәйрәмгә зур хәзерлек белән килә. Барлык составның яртысыннан артыграгы югары һәм махсус урта белемгә ия. Урта мәктәп тәмамлаган бер генә кешебез дә юк. Быел гына ике хезмәткәр Алабуга милиция мәктәбен тәмамлап кайтты. Ә бер иптәш СССР эчке эшләр министрлыгы академиясе каршындагы югары мәктәптә читтән торып укый. Үзебездә һәр шимбә барлык хезмәткәрләр катнашында хәрби хәзерлек буенча занятие үткәрәбез. Күптән түгел бүлек каршында балигъ булмаган балалар белән эш буенча инспекция ачылды...И. Гыйздәтуллин, район эчке эшләр бүлеге начальнигы.

Октябрь яшьтәше
Безнең район эчке эшләр бүлеге бәйрәмгә зур хәзерлек белән килә. Барлык составның яртысыннан артыграгы югары һәм махсус урта белемгә ия. Урта мәктәп тәмамлаган бер генә кешебез дә юк. Быел гына ике хезмәткәр Алабуга милиция мәктәбен тәмамлап кайтты. Ә бер иптәш СССР эчке эшләр министрлыгы академиясе каршындагы югары мәктәптә  читтән торып укый. Үзебездә һәр шимбә барлык хезмәткәрләр катнашында хәрби хәзерлек буенча занятие үткәрәбез. Күптән түгел бүлек каршында балигъ булмаган балалар белән эш буенча инспекция ачылды...
И. Гыйздәтуллин, район эчке эшләр бүлеге начальнигы.   

Мөслимдә – олы тантана
7 ноябрьдә иртән иртүк Мөслим өстенә таралган дәртле җыр-музыка халыкны бәйрәмчә бизәлгән урамнарга чакырды. Колонналар КПСС райкомы бинасы янында көчле ташкын булып бергә тоташа. Бәйрәм демонстрациясен мотоциклчылар парады башлый. Аннары транспорантлар һәм лозунглар белән бизәлгән автомашиналар кузгала. Менә шат авазлар астында Мөслим урта мәктәбе укучылары атлый, колонна өстендә “ура” авазлары яңгырый. 28 номерлы профессиональ-техник училище, район үзәк больницасы, коры сөт заводы коллективларының сафлары да тыгыз һәм бердәм. Колонналар урам әйләнеп, Калинин исемендәге культура һәм ял паркына юнәлә. Биредә тантаналы митинг булды...
Яшьләр килә безнең сафларга 
Механизатор булып китүемә унбиш елга якын. Ул чагында урта мәктәп бетергән егетләрнең авылда калу очраклары шактый сирәк иде. Соңгы елларда колхозда эшли башлаучы яшьләр сизелеп күбәйде. Яшь механизаторлар авыр эшләрдән дә читләшмиләр, кирәк вакытта ал-ялны да онытып торалар. Минемчә, аларны нәкъ менә үзләрен сынап карау теләге, әти-әниләре һәм авылдашлары каршында үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтү омтылышы авылга тарта...
М. Хатыйпов,
“Кызыл Октябрь” колхозы механизаторы. 
 Игътибарлы булыйк
Район үзәген яшелләндерүгә бездә даими игътибар бирелә. Хезмәт ияләре үз хуҗалыкларына, җәмәгать урыннарына ел саен йөзләрчә төп агач утырталар. Моннан тыш картлар зиратларны яшелләндерүдә зур өлеш кертәләр... Ләкин күп көч куеп һәм зур өметләр баглап үстерелгән агачларны саклауга тиешле игътибар бирмибез. Әйтик, урамнарда һәм зиратларда ямь-яшел булып утырган агачларны кәҗәләр кимереп бетерде. Монда, әлбәттә, көтүдән соң малларын карап алмаган яки аңлы рәвештә чыгарып җибәргән кешеләр гаепле...
Н. Галиев, табигатьне саклау буенча җәмәгать инспекторы.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде. 

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев