Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез. 

1980 ел 
Бердәм тырышлык белән 
Массакүләм өмә көннәре дип игълан ителгән шимбә һәм якшәмбе көннәре “Михайловка” совхозында чын мәгънәсендә удар хезмәт белән үтте. Өмәдә укучы балалардан алып, авылның өлкәннәренә кадәр һәркем диярлек катнашты һәм шул ике көндә генә дә башка чакта атналар буена эшләнә торган эш башкарылды. 
Хезмәтнең иң кызган урыны, әлбәттә, иген басулары булды. Комбайнчыларыбызның тырышлыгы белән шушы ике көндә генә дә 426 гектарда игеннәр җыеп алынып, ындыр табакларына меңнәрчә центнер ашлык кайтарылды... 
С. Хафизов, 
совхозның өлкән агрономы. 
Көн сулышын тоеп 
“Хәерле кич, радио тыңлаучы иптәшләр! Чираттагы тапшыруыбызны башлыйбыз...” – бу сүзләрне безнең правдалылар еш ишетәләр, моңа инде алар күнеккәннәр. Боларны ишетү белән авыл кешеләре радиоалгычларны ныграк борып куялар һәм көндәлек хәбәрләрне тыңларга ашыгалар. 
Бу тапшырулар һәр көнне кичке якта оештырыла... 
Р. Гарифуллина, 
радиоештыручы. 
Сынатырга уйламыйбыз 
Сентябрь аен студентлар кырларда, ындыр табакларында, төзелешләрдә, авыл хуҗалыгы эшләренең иң кайнар участокларында каршылыйлар. В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының филология факультеты студентларын хезмәт семестры Мөслим районына алып килде. 
“Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы университетның журналистика бүлегендә укучы 40 егет һәм кызны каршы алды. Инде өч ел колхоз эшләрендә катнашып чыныккан дүртенче курс студентларын Ташлыяр авылына билгеләделәр... 
Равил Гатауллин, 
КДУның журналистика бүлеге студенты. 
Яшьләр яшьнәп яши 
Бу көнне Октябрь культура йортының бәйрәмчә бизәлгән якты залы егет-кызлар белән тулы иде. Чөнки биредә бригада комсомол оешмасының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды – отчет-сайлау җыелышы уздырылды. Оешмадагы 40тан артык егет һәм кыз авыл хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт итә, шуларның егермедән артыгы кырларның яшь хуҗалары – механизаторлар... 
Р. Халикова. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев