Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Якты йөз белән “Партиябезнең ХХVI съездын хезмәт бүләкләре белән каршы алырга!” – район кулланучылар җәмгыяте коллективы үз алдына әнә шундый максат куйган иде. Моңа ирешү юнәлешендә коллектив членнары зур тырышлык белән эшләделәр һәм күркәм уңышларга ирештеләр. Тугыз айлык товар әйләнеше планы 13 млн 787 мең сум урынына 13 млн 979 мең сум итеп үтәлде.

Әлеге җиңүгә ирешүдә аерым коллективлар зур өлеш кертте. Аларның берсе – район үзәгендәге 1 номерлы азык-төлек магазины... Тугыз айлык планны срогыннан элек күпкә арттырып үтәп, СССР Конституциясе көнен якты йөз белән каршыладылар...
Р. Хантимерова.

Олы бәйрәмгә – олы бүләк
Ике көннән СССРның Яңа Конституциясе кабул ителүгә – өч ел. Әлеге олы һәм якты бәйрәмгә безнең коллектив членнары олы бүләк, матур күрсәткечләр белән киләләр. Халыкка коммуналь хезмәт күрсәтү буенча унынчы бишьеллык план 25 сентябрьгә үк үтәлде.
Агымдагы бишьеллыкта, шуның эченнән быел төзекләндерү буенча шактый зур эшләр башкарылды.Мәсәлән, Бакча урамына тулысынча, ягъни 11,5 мең квадрат метр, Октябрь урамына өлешчә асфальт җәелде. Болар өчен 151 мең 600 сум акча тотылды. Пятилетка, М. Гафури урамнарына капиталь ремонт үткәрелде. Кооператив урамына 2100 квадрат метр тротуар ясалды.
Электр челтәрен төзек тотуга зур игътибар бирелде. Тулай торакларны, оешмаларны су белән тәэмин итү эше сизелерлек яхшырды...
М. Хәйруллин,
торак-коммуналь хуҗалыгы производство идарәсе
начальнигы.

Укучылар –
 зур көч
Җәйге каникул көннәрендә Әмәкәй урта мәктәбе укучылары “Правда” колхозына зур ярдәм күрсәттеләр: 13 гектар мәйданның чөгендере алар көче белән эшкәртелде.
Урып-җыю чорында бик күп кенә егетләр комбайнчы ярдәмчеләре булып эшләделәр, кызлар амбар алдына кайтарылган ашлыкны чистартуда булыштылар. АВМ-0,65 агрегатында витаминлы үлән оны җитештерүдә дә укучыларның ярдәме зур булды.
Колхоз правлениесе дә балалар алдында бурычлы булып калмады. 43 бала колхоз пионер лагеренда ял итте. Колхозга булышкан укучылар газета-журналларга бер еллык подписка белән бүләкләнделәр. Ә аеруча тырышып һәм озак эшләгәннәргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды...
Ф. Салихова,Әмәкәй урта мәктәбе укучысы.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото- Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама