Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Чаралар күрелә Газетабызның 132нче санында “Үги ителгән авыл” дигән тәнкыйть материалы басылган иде. Анда сүз Түреш авылында су чыганакларының җитәрлек түгеллеге, булган кадәресенең дә ремонтланмавы... хакында барды. Материал, тикшереп чара күрү өчен, Иске Карамалы авыл Советы башкарма комитеты председателенә җибәрелгән иде. – Материал Куйбышев исемендәге колхоз партия оешмасы һәм авыл Советы башкарма комитетының берләштерелгән утырышында тикшерелде, кимчелекләрне төзәтү юнәлешендә конкрет чаралар күрелде...

Түреш авылындагы су чыганакларын ремонтлау өчен җитәрлек күләмдә агач материалы кайтарылды. Хәзер бура буратыла. Коеларга капиталь ремонт декабрь-январь айларында төгәлләнәчәк. Паспорт режимына смотр Паспорт режимы буенча район күләмендә 1 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр смотр оештырылды... Берничә тапкыр кисәтүгә дә карамастан, аерым кешеләр иске паспорт белән яки бөтенләй паспортсыз, пропискага кермичә яшиләр, яки хуҗалык кенәгәсеннән төшмичә, башка урынга күчеп китәләр. Тулай торакларда да мондый очраклар еш күзәтелә. Тикшерү вакытында гына да Киров исемендәге колхозның бер йортында паспорт режимын бозучы 12 кеше (һәр квартирага берәр диярлек) ачыкланды... М. Усманов, район эчке эшләр бүлегенең паспорт өстәле начальнигы. Күңелле яшибез Без, Әндереш а в ы л ы н н а н йөреп укучылар, Октябрь сигезьеллык мәктәбе интернатында торабыз. Андагы шартлар да, тәрбия дә безгә бик ошый. Буш вакытларыбызны күңелле һәм файдалы итеп оештырабыз. Күптән түгел генә концерт куйдык. Тәрбиячеләребез, пешекче, җыештыручы апаларыбыз аны бик яратып карады. Р. Йосыпова.

Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА әзерләде.

Фото - 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев