Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1980 ел

Авыл хуҗалыгы, хәзерләүләр, транспорт, эшкәртүче һәм сәүдә предприятиеләре работниклары! Авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга юл куймагыз.
(КПСС Үзәк Комитеты өндәмәләреннән).
Нәтиҗәле ярдәм
Соңгы көннәрдә Куйбышев исемендәге колхозда туңга сөрү темпы сизелерлек үсте... Мондый күтәрелешкә, җирле механизаторларның тырышлыкларын арттырулары белән бергә, район хуҗалыклары һәм предприятиеләренең ярдәме нәтиҗәсендә ирешелде. Бер атна чамасы элек бирегә Мөслим юл төзү-производство участогының алдынгы тракторчысы Хатип Хәйбрахманов килгән иде. Ул үзенең К-700ендә 100 гектар мәйданда туңга сөреп бирде. Булышчылар сафына “Урожай” һәм М. Вахитов исемендәге колхоз механизаторлары Равил Азиев, Флүр Муллаяров, Рафис Сәлахов һәм Нуриман Муллагалиев иптәшләр дә кушылды...
М. Әхмәтов.
Укыйбыз да, эшлибез дә
Сентябрь башында, җәйге хезмәт чиреге белән хушлашып, укырга җыелдык. Дәресләр белән ике атна узды, аннары тагын туган колхозыбызга ярдәмгә килдек. Эшнең беренче көннәрендә бәрәңге алдык. Аннары... татлы тамырны кисеп, аны дәүләткә тапшыруда катнаштык. Эшләр беткәч, тагы белем ишекләрен ачып кердек...
И. Ханова,
Вәрәшбаш сигезьеллык мәктәбе укучысы.
Удар вахтада
Өченче квартал азагында Мөслим майсызландырылган коры сөт заводы коллективы хезмәт җиңүе турында рапорт бирде: “Иптәш генераль директор! Сезгә бишьеллык заданиеләрен барлык төр продукция чыгару буенча да вакытыннан элек үтәвебез турында хәбәр итәбез”. Моңа өстәп тагын шуларны белдерә алабыз: ел башыннан тулаем продукция 3 млн 564 мең сумлык җитештерелде, әзер продукция реализацияләү күләмен 2,5 процентка арттырдык... планнан тыш 600 тонна куе сөт алыштыргыч һәм 250 тонна май эшләп чыгаруны максат иттек...
М. Закиров,
экономист.
Зур сөйләшү
Мөслим урта мәктәбе профсоюз оешмасы 148 членны берләштерә. Шулардан 105 кеше укыту-тәрбия процессында катнаша. Җирле комитет председателе Л. Селезневаның отчет докладыннан күренгәнчә, укытучылар һәм тәрбиячеләр, башка работниклар яшьләргә гомуми урта белем бирү һәм аларны хезмәткә хәзерләү турындагы партия директивасын тормышка ашыру өстендә күп көч куялар...
М. Фәтхуллин.
Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА әзерләде.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X