Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез

1980 ел

“Урожай” колхозы терлекчеләре сөт хәзерләүнең еллык халык хуҗалыгы планын үтәделәр. Кабул итү пунктына 14500 центнер урынына 14603 центнер сөт озатылды. Шулай итеп, колхоз дәүләткә терлекчелек продуктлары сату буенча барлык төр планнарны срогыннан алда үтәде. Урожайлылар калган чорда планнан тыш 4000 центнер сөт хәзерләргә булдылар. 
Бишьеллык үтәлде 
Районыбыз хезмәтчәннәре 1 октябрьгә дәүләткә бәрәңге сатуның еллык планын үтәделәр. Шул нигездә бишьеллык халык хуҗалыгы планының үтәлеше 115 процент тәшкил итте. Моңа “Авангард”, “Правда”, Куйбышев исемендәге, Калинин исемендәге колхозлар, Тойгелде, Крәш. Шуран, Иске Карамалы, Әмәкәй, Михайловка, Үрәзмәт, Исәнсеф авыл советлары аеруча зур өлеш кертте. 
Пропагандист көне 
30 сентябрьдә районда Пропагандист көне үткәрелде. Теоретик өлеш КПСС райкомының утырышлар залында узды. КПСС райкомының икенче секретаре Д. Ә. Галиев “Марксистик-ленинчыл белем – хезмәт ияләренә коммунистик тәрбия бирүнең мөһим звеносы” дигән доклад белән чыкты. Аннары “Ленинчыл Коммунистлар партиясе – чорыбызның акылы, намусы һәм вөҗданы” дигән темага методик доклад тыңланды. Аны “Маяк” колхозы партия комитеты секретаре урынбасары, Шуган урта мәктәбе директоры Ш. Шәрипов сөйләде. Докладлардан соң районыбызның иң яхшы пропагандистларын бүләкләү булды... 
Уйландырырга тиеш 
...Егетләрне тантаналы төстә колхозга член итеп алабыз, армиягә озатабыз. Тик, нишләптер, авылга кайтучылар һаман азая... 
Безнең колхоз җирлегендә кызларга кытлык. Алар бик аз, булганнары да бухгалтер, кассир, медик, сатучы. Безнең чордашлар пенсиягә чыга баралар. Киләчәктә фермалардагы хатын-кызларны кем алыштырыр икән? Бездә 32 терлекче эшли, шуларның 8е – ирләр. Шикәр чөгендерен дә хатын-кызлар эшкәртә... 
А. Тазова, 
Яңа Усы авыл Советы башкарма комитеты рәисе. 
Яшьләр сафы ишәя 
Соңгы елларда безнең хуҗалыкта яшьләр саны шактый артты. Ике ел эчендә генә дә урта мәктәпне тәмамлаган 59 егет һәм кыз колхозга кабул ителде... 
Күптән түгел колхоз үзәгендә балалар комбинаты салынды. Медицина кабул итү пунктын җиһазлау төгәлләнеп килә. Квартиралар төзү эше эзлекле дәвам итә. Быел гына да Яшьләр урамында 5 гаилә яңа квартираларга күчәчәк. 
Р. Мәхмүтова, 
“Алга” колхозының ясалма орлыкландыру технигы. 

Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X