Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез. 

1980 ел

Безнең көндәлек 
Терлек азыгы әзерләү кампаниясе темп ала бара. 21 июльгә район буенча 17846 тонна сенаж, 2448 тонна иртә силос салынды, 7336 тонна витаминлы азык тупланды, 2559 тонна үлән оны җитештерелде... 
Иртәгә кышлату чоры ярыш алдынгыларының район слеты була 
...Ярыш маяклары арасында “Алга” колхозының мактаулы савымчысы Саҗидә Дәүләтова да бар. Ул кышлату дәвамында һәр сыердан 2350 кг сөт савып алырга сүз биргән иде. Уңган терлекче йөкләмәсен күпкә арттырып үтәде: группадагы һәр сыердан 2682 кг сөт савып алуны тәэмин итте. Бу күрсәткеч белән С. Дәүләтова тугыз айлык йомгаклар буенча район савымчылары ярышында җиңеп чыкты. 
Ял итеп кенә калмыйбыз 
Укучыларның шактые каникулларын пионер лагерьларында үткәрә. Шул исәптән без дә җәйге матур көннәребезне “Урман иле”ндә уздырабыз... Кызыклы уеннар, җыр һәм бию белән вакытның узганын сизмибез дә. Ләкин традицион эшләребезне дә онытмыйбыз. Мәсәлән, тимурчылар отрядлары, лагеребыздан ерак түгел урнашкан Нарат Асты авылына барып, Нуриева Хәят әбигә утын кисүдә булыштылар. Бу эштә Фәим Гәрәев җитәкчелегендәге беренче отряд пионерлары аеруча тырышлык күрсәттеләр. Пионерлар Хәят әбинең тормышы белән дә кызыксындылар. Аның әтисенең сугышта хәбәрсез югалуы безне уйланырга мәҗбүр итте... 
И. Фәрхетдинова, 
“Бригантина” отряды пионеры. 
Сугаруны үрнәк төстә оештырырга 
Шушы көннәрдә район Советы башкарма комитеты утырышында “Алга” һәм “Татарстан” колхозларында сугару җиһазларын файдалану турындагы мәсьәлә тикшерелде. Утырыш, әлеге колхозларның председательләренең информацияләрен тыңлаганнан соң, сугару объектларында эшләрнең канәгатьләнмәслек барышын билгеләп үтте. “Алга” колхозында 310 гектар сугарулы мәйдан 13 номерлы механикалаштырылган күчмә колонна тарафыннан 1979 елның ахырында эксплуатациягә бирелгән. Андагы сугару җиһазларына хезмәт күрсәтү өчен өч кешелек звено төзелгән. Звено өч “Днепр”агрегатын һәм электр белән хәрәкәтләндерелүче өч насос станциясен эшләтергә тиеш... 

Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама