Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1980 ел

Уңышлар юлдаш булсын 
Чыгарылыш класс укучыларының “Мәктәпне тәмамлагач кая барырга?” дигән сорауга ныклы җавабы, киләчәккә үз планы бар. Кайберләре укуларын дәвам иттерергә, икенчеләре олы төзелешләргә юл алырга уйлый. Ә ун укучы туган авылларында эшкә калырга теләк белдерде... 
К. Хаҗиева, 
укучылар комитеты 
председателе. 
Түбән Табын урта мәктәбе. 
Игенче һөнәрен 
сайлагыз 
Безнең профессиональ-техник училище үзенең ун еллык яшәү чорында район хуҗалыклары өчен 2000нән артык киң профильле тракторчы-машинист әзерләде... Бу көннәрдә хуҗалыкларда 328 курсант практика уза. Аларның 233е мөстәкыйль рәвештә тракторда эшли... 
Хәзер училищеда өч белгечлек буенча 535 кеше укый. Аларга югары һәм махсус урта белемле 21 укытучы, 18 мастер белем һәм һөнәр бирә. Материаль-техник базабыз да шактый бай: К-700, өч Т-150, чылбырлы алты, көпчәкле биш трактор һәм 40тан артык башка төр авыл хуҗалыгы машинасы бар. Уку кабинетлары, слесарьлык мастерское, лабораторияләр заман кушканча җиһазланган. 330 гектарлы мәйданда өйрәнү хуҗалыгы оештырылды. Узган елдан механизаторларны урта белем дә биреп хәзерли башладык... Ел саен укуга 120-150 курсант кабул итәбез... 
И. Юнысов, 
училище директоры. 

Эшкә кулланма алдылар 
15 майда Мөслимдә райондагы иптәшләр суды пред-седательләре һәм секретарь-ларының семинары булды... Район прокуроры Г. Хәкимовның чыгышы эчүчелеккә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланды. Сал. Мухан, Симәк һәм Вәрәшбаш авылларыннан иптәшләр суды председательләре Ә. Апукаев, Ф. Камалов һәм Х. Хәлилов эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар... 

Юл төзү 
икеайлыгы 
Республикада автомобиль юлларын төзү һәм ремонтлау планын үтәү һәм аларны авыл хуҗалыгы культураларының 1980 ел уңышын ташуга үз вакытында хәзерләү максатында КПСС өлкә комитеты бюросы һәм ТАССР Министрлар Советы 20 майдан 20 июльгә кадәр юллар төзү һәм капиталь ремонт үткәрү икеайлыгы игълан итте... 
Газетаның тиражы: татарча – 6027, русча – 955 данә. 

Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев