Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1972 ел

Тантаналы туй маршы бәхетле парны зур залга чакыра... Иң күренекле урынга “Галия һәм Фәрит, сезгә бәхетле, матур тормыш телибез”, дип язылган...

Тантаналы
утырыш
9 декабрьдә Мөслим культура йортында КПСС райкомының һәм хезмәт ияләре депутатлары район Советының СССР төзелүгә 50 тулуга багышланган берләштерелгән утырышы булды. Анда СССРның 50 еллыгына багышланган доклад белән КПСС райкомының беренче секретаре иптәш Р. Х. Хәбибуллин чыкты. Тантаналы җыелыш партия гимны “Интернационал” җырлау белән тәмамланды.
Политмәктәптә
“Сельхозтехника”ның район берләшмәсе партия оешмасы каршындагы политмәктәптә “Экономик белем нигезләре”н өйрәнәбез. Пропагандистыбыз Әбүзәр Мөхәммәтуллин һәр занятиегә зур хәзерлек белән килә. Без, тыңлаучылар да, бурычлы булып калмыйбыз, һәр дәрескә китаплардан, газета-журналлардан яңа материаллар туплап киләбез.
Ф. Фәттахов,
инженер.
Тапшырулар тәртибе үзгәрде
...Хәзер ике-өч хуҗалык саен диярлек телевизор бар... Моңарчы район хезмәтчәннәре үзәк телевидение тапшыруларын – 6 канал, республика тапшыруларын 4 канал буенча карыйлар иде. 10 декабрьдән тапшырулар тәртибе үзгәрде: хәзер Казаннан алып барылган тапшыруларны – 6 канал, ә үзәк телевидение тапшыруларын 4 канал буенча гына карарга мөмкин.
Бу үзгәреш СССР Министрлар Советы каршындагы радиотапшырулар һәм телевидение комитеты карары нигезендә кертелде һәм киләчәктә шушы тәртиптә сакланачак. Димәк, республика таршыруларын карау өчен элек Мәскәүне алган (беренче программа) антеннаны алырга кирәк. Үзәк телевидение тапшыруларын тоту өчен моңарчы икенче программа тапшыруларын алган антеннаны кую шарт.
М. Нургалиев,
район элемтә узелы начальнигы.
Гөрләде
комсомол туе
Тантаналы туй маршы бәхетле парны зур залга чакыра... Иң күренекле урынга “Галия һәм Фәрит, сезгә бәхетле, матур тормыш телибез”, дип язылган... Тантананы бригада партоешмасы секретаре Г. Гайнетдинова ачты... Көчле кул чабулар астында халык төркеме, ике якка аерылып, залга узучы яшь парга юл бирә. Аларны егетнең туганнары пар чәкчәк белән каршы ала. Аннары авыл советы секретаре Г. Горбунов аларга мәхәббәтләрен законлаштыручы никах кәгазе тапшыра. Район Советы башкарма комитеты каршындагы хатын-кызлар советы тарафыннан җибәорелгән котлау телеграммасы укыла... Колхоз идарәсе һәм партия комитеты исеменнән яшьләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар...

Зилә Гыймаева.
Олы Чакмак.
Сәхифәне Мөнирә
Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X