Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1972 ел

“Кызыл октябрь” колхозы культура йортында СССРның 50 еллыгы хөрмәтенә багышланган чаралар әледән-әле үтә. Шушы көннәрдә генә дә, мәсәлән, биредә яшьләр кичәсе булды.

1972 ел

18 ноябрь

Бөек бәйрәмгә багышлап

“Кызыл октябрь” колхозы культура йортында СССРның 50 еллыгы хөрмәтенә багышланган чаралар әледән-әле үтә. Шушы көннәрдә генә дә, мәсәлән, биредә яшьләр кичәсе булды. Ул СССРның ярты гасырлык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль монтаж белән башланып китте. Аннары кичәдә катнашучылар төрле аттракцион уеннар башкардылар һәм лотерея уеннары уйнадылар. Җыр һәм бию буенча конкурс үткәрелде. Зәйнәп Вагыйзова, Рәмзия Нуриева, җырларны зур осталык белән башкарып, беренче урынны алды.

Г. Хәмзина,

Мәлләтамак авыл китапханәсе мөдире.

                         ***

Авылларыбыз күренешенә ямь өстәп, район колхозларында ел саен мәһабәт культура йортлары калка. Хәзер унбер хуҗалыкта авыл культура йортлары бар. Ватаныбыз юбилее елында Куйбышев исемендәге колхоз эшчәннәре дә шундый бүләк алды.

Планны үтәү – мәҗбүри

Халык контроленең район комитетында райпо һәм хәзерләүләр конторасында төсле металл һәм металл ватыклары җыйнау, дәүләткә тапшыруның торышы каралды, шактый гына кимчелекләр ачылды. Райпо һәм хәзерләүләр конторасы металл ватыклары һәм төсле металл җыйнау, дәүләткә сату планын үтәүгә салкын караганнар. I, II, III квартал планнарын нибары 33-29 процентка гына үтәгәннәр. Шулай итеп металлургия предприятиеләренә алар тарафыннан пландагы 37 тонна кара металл ватыкларының – 26 тоннасы, 5250 килгорамм төсле металлның 1878 килограммы дәүләткә тапшырылмый кала. Өстәвенә өченче кварталда, әзерләнгән металл ватыклары булуга да карамастан, дәүләткә аның бер генә килограммы да озатылмый.

Моннан тыш хәзерләүләр конторасында колхозлар. Совхозлар һәм район “Сельхозтехника” берләшмәсе йөк машиналарыннан һәм тракторлардан урланган төсле металларны (частьларны, детальләрне) аерым кешеләрдән сатып алу фактлары бар..

21 ноябрь

Савым арта

Колхозыбыз савымчылары, дәүләткә сөт сату буенча алган йөкләмәләрен 25 декабрьгә үтәп, СССРның ярты гасырлык юбилеена лаеклы бүләк белән килү өчен бөтен көч һәм тырышлыкларын куялар. Сөт савып алу көн саен арта. Товарлыклы-сөтчелек фермалары арасында социалистик ярышны Иске Чакмак фермасы терлекчеләре җитәкли. Алар сыер башына көнгә 6 килограмм сөт савып алалар...

З. Мирсәетов,

Фрунзе исемендәге колхоз председателе.

“Авыл утлары” газетасыннан алынды.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев