Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1972 ел вакыйгалары

Терлекчелек работникларының Бөтенсоюз социалистик ярышын җәелдерү турындагы карарны өйрәнү өчен 60ка якын терлекче җыйналды. Партком секретаре Н. Осипов аларны бу мөһим документның эчтәлеге белән таныштырды...

1972 ел

16 декабрь

Каракның бүреге яна

М. Вахитов исемендәге колхозның Тугаш бригадасында иптәшләр суды бара. Хөкем ителүчеләр... терлекләре өчен әзерләнгән азыкка кул сузганда тотылганнар... Рейд бригадасы членнары тотмаган булса, җиде кеше колхоз терлекләре алдыннан 140 кг салам тартып алган булыр иде. Шушы ук бригаданың Краснояр фермасы терлекчеләре...колхоз милке хисабына гына яшәмәкче булалар. Һәркайсының чанасына төялгән 30-35 кг сенаж фермага илтеп бушатыла.

Җәмәгатьчелек җиңел юл белән яшәргә теләүчеләргә тиешле җәза бирде. Алар барысы да штрафка тартылды.

Ф. Муллагалиев,

милиция өлкән лейтенанты.

19 декабрь

Зур этәргеч

Терлекчелек работникларының Бөтенсоюз социалистик ярышын җәелдерү турындагы карарны өйрәнү өчен 60ка якын терлекче җыйналды. Партком секретаре Н. Осипов аларны бу мөһим документның эчтәлеге белән таныштырды...

Торакларның күбесе типовой проект буенча эшләнгән. Саву механикалаштырылган, азык механик юл белән таратыла. Торакларга торба буйлап кайнар су килә. Ике азык цехы өзлексез эшли. Азыкны фәкать эшкәртеп кенә бирәбез...

Терлекчеләр тәкъдиме белән 3 терлек караучы башка эшкә күчерелде. Шулай итеп, продуктның үзкыйммәтен түбәнәйтү буенча беренче адым ясадык. Эшчеләр санын киметү хисабына 2187 сум акча экономияләнәчәк, атлы эштә йөрүче 3 кешене башка урында файдалану мөмкинлеге туачак...

В. Коткова,

“Маяк” колхозының Шуган товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире.  

21 декабрь

Халыклар дуслыгы ордены

СССР Верховный Советы Президиумы карары белән СССР төзелүнең 50 еллыгы хөрмәтенә, социалистик милләтләрнең һәм халыкларның дуслыгын һәм туганнарча хезмәттәшлеген ныгытудагы зур хезмәте өчен, ССР Союзының һәм союздаш республикаларның экономик, социаль-политик һәм культура үсешенә шактый өлеш керткән өчен бүләкләү максаты белән Халыклар дуслыгы ордены булдырылды.

“Өфе вакыты белән”

“Спиртлы эчемлекләр 11 сәгатьтән сатыла” – бу белдерү өченче номерлы магазин ишеген ачуга ук күзгә ташлана. Без кергәндә билгеләнгән вакыт җитәргә 1 сәгать калган иде. Шуңа күрә бер ярты аракыны куенына яшерә-яшерә чыгып барган ир-атны туктатырга туры килде.Әмма сатучы... үтә дә сатып алучы җанлыклы кеше икән.

– Акчасын кичтән үк түләгән иде, ә аракысын яңа гына алды, – дип тезеп китте ул, һич тә аптырамастан, үзеннән битәр әлеге ирне яклап.

Сату итүдә икенче зур ачыш үз-үзеңә хезмәт күрсәтүле магазинда көткән. Биредә шул ук белдерү, шул ук аракыны “Өфе вакыты белән“ сату. Әмма аерма бар: ...бер яртыга акчасы җитмәүчеләрнең хәленә кереп, аны чөлләргә бүлеп сату оештырылган бу магазинда...

Ә. Гәрәев,

санэпидстанция врачы.

И. Искәндәрова,

Район  халык контроле комитетының штаттан тыш инспекторы.

В. Хәйруллина,

ВЛКСМ райкомы секретаре.

Р. Фәттахов,

ВЛКСМ райкомы бюросы члены.   

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X