Мөслим-информ

Бу көнне Мөслимдә. 1972 ел, октябрь ае

Чәчүлек орлык әзерләүгә көздән үк ныклы игътибар бирдек. Моның өчен махсус звено төзелде. Аның составына М. Рәхимова, Х. Гыймаева, Х. Хәйретдинова, М. Хатыйпова кебек уңганнар сайлап алынды. Орлык “ОС-4,5” агрегаты ярдәмендә эшкәртелә.

1972 ел, октябрь

Эшләр колачлы

Чәчүлек орлык әзерләүгә көздән үк ныклы игътибар бирдек. Моның өчен махсус звено төзелде. Аның составына М. Рәхимова, Х. Гыймаева, Х. Хәйретдинова, М. Хатыйпова кебек уңганнар сайлап алынды. Орлык “ОС-4,5” агрегаты ярдәмендә эшкәртелә. Звено членнары көче белән 8000 центнер чәчүлек орлык калибрланды. Алар, 3000 центнер бөртекне II-III класска китереп, дәүләткә озаттылар. Моннан колхоз кассасына 18 мең сум акча керде.

Ф. Сафина.

“Кызыл Октябрь” колхозы.

***     

Көн тәртибендә – техника ремонты

11 октябрьдә авыл хуҗалыгы идарәсендә район колхозлары һәм совхозлары баш механиклары һәм “Сельхозтехника”ның район берләшмәсе вәкилләре катнашында киңәшмә үтте. Анда хуҗалыкларда техника ремонтлауның барышы һәм авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга куюның торышы кебек мөһим мәсьәләләр каралды.

Р. Гыйльфанов.

***    

1200 урынына – 1240

Дәүләткә уртача авырлыклары 95 әр килограмм булган 1200 баш дуңгыз симертеп озатырга – Катмыш фермасы терлекчеләре Әнисә Исмәгыйлова белән Хәмидә Фазлыеваның юбилей елы йөкләмәләре шундый.

Биргән вәгъдәләренә турылыклы булу, иптәшләренең ышанычын аклау өчен көчләрен кызганмый эшлиләр алар. Уңган терлекчеләрнең тырышлыклары бушка китми. Тугыз айда һәр терлекнең тәүлеклек артымы 409 грамм булды. Дәүләткә 990 баш дуңгыз озатылды. Ел ахырына кадәр, тагын 250 баш дуңгыз симертеп, алган социалистик йөкләмәләрен арттырып үтәү һәм юбилейга лаеклы бүләк белән килү өчен көрәшә терлекчеләр.

З. Шәймәрданов,

Киров исемендәге колхозның баш зоотехнигы.

***    

Үз эшенең остасы

“Шуган” терлек симертү совхозы механизаторлары киләсе ел уңышы аеруча зур кайгыртучанлык күрсәтәләр. Яз чәчеләчәк бөтен мәйдан агротехник срокларда туңга сөрелде. Хәзер ул җирләр кабат эшкәртелә. Авыл Советы депутаты, тәҗрибәле механизатор Мөсәвир Нәҗипов аеруча тырышлык күрсәтә, эшен яхшы сыйфатлы итеп башкара. Бүгенге көнгә үзенең “ДТ-75” тракторы белән, йомшакка күчереп исәпләгәндә, 1500 гектардан артык җир эшкәртте.

Г. Мансуров.

***  

Комсомоллар эшкә  рухландыра

Елгабаш товарлыклы-сөтчелек фермасы терлекчеләре СССРның 50 еллык юбилее бәйрәмен социалистик йөкләмәләрен үтәп каршылау өчен көрәшәләр. Хәзер ферма буенча һәр сыердан уртача савым 6,5 килограмм тәшкил итә. Савымчылар арасындагы социалистик ярышны комсомолка Н. Солтангәрәева җитәкли. Нәсимә көн саен һәр сыердан 7,2 килограмм сөт сава. Икенче урында комсомолка Ф. Нәбиева бара. Фәйрүзәнең көнлек күрсәткече – 6,9 килограмм. Кызлар яулаган үрләреннән чигенмәү, киресенчә, аны арттыра бару өчен бөтен көчләрен куялар.

Н. Бакирова.

“Алга” колхозы.

***  

Һәр хуҗалыкка – культуралы көтүлек!

Тагын да киңәйттек

Калинин исемендәге колхозда культуралы көтүлек 157 гектар мәйдан били. Быел без бу мәйданнан 80 тонна яхшы сыйфатлы печән җыеп прессладык. 13 центнер төрле үлән орлыгы алдык. Җәй буе диярлек терлекләргә печән чабып ашаттык. Аерым загоннарга көтү кертелде. Әйтергә кирәк, бу чорда колхозда савым күпкә артык булды.

Культуралы көтүлекне быел тагын 30 гектарга киңәйттек. Чәчелгән мәйдан калийлы, азотлы ашламалар белән тукландырылды. 20 сентябрьгә кадәр системалы рәвештә су сибеп тордык.

К. Газетдинов җитәкчелегендәге звено членнары көтүлектә ремонт эшләре алып баралар. Ауган баганалар утыртыла, тимерчыбык сузыла. Бер үк вакытта көтүлекне эшкәртү техникасы ремонтлана. Культуралы көтүлекнең файдасын үз тәҗрибәбездә күрдек. Алдагы елларда аның мәйданы тагын да киңәйтеләчәк.

Я. Абдуллин,

колхоз рәисе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: