Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1972 ел (ноябрь ае)

"Бу көнне Мөслимдә" рубрикасындагы язмалардан төрле елларда "Авыл утлары" газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1972 ел

14 ноябрь

Ашламаны – кырга!

Татарстан колхозлары һәм совхозлары кырларына органик ашлама чыгару темпын көчәйтү һәм еллык заданиене берсүзсез үтәүне тәэмин итү максаты белән КПСС өлкә комитеты бюросы һәм ТАССР Министрлар Советы республикада шушы елның 1 ноябреннән 1973 нче елның 1 январена кадәр кырга органик ашлама чыгару буенча удар икеайлык игълан итте...

...Республика һәм район газеталары редакцияләре, ТАССР Министрлар Советының телевидение һәм радиотапшырулар комитеты икеайлык чорында кырга органик ашлама чыгару буенча социалистик ярышның барышын киң яктыртырга тиешләр.  

Тагын индекс турында

СССР Элемтә министрлыгы, корреспонденцияләрне адресатларга җиткерүне җиңеләйтү һәм тизләтү максатында, автомат машиналар кулланып, хат һәм открыткаларны сортларга аеру өчен элемтә предприятиеләренең алты санлы индексларын булдырды.

Адресларны һәм индекс язуның тәртибен аңлату буенча Мөслим район элемтә узелы ике тапкыр һәр гаиләгә, барлык учреждение, предприятие һәм оешмаларга адреслауның һәм индекс язуның үрнәкләрен җиткерде. Җирле радиотапшырулар аша һәм район газетасында санлы индексның әһәмияте һәм аны язу тәртибе турында берничә мәртәбә чыгышлар оештырылды. Ләкин канәгатьләнерлек нәтиҗә күренмәде әле. Индексланган хатлар район буенча 59,8 процент кына...

С. Газетдинов.

Бөек фикер ияләре дин турында

Практикада барлык кешеләр – атеистлар; үзләренең эшләре, үз-үзләрен тотулары белән алар үзләренең дингә ышануларын үзләре үк юкка чыгаралар.

Алла кешене түгел, бәлки кеше, үз үрнәгендә һәм үзенә ошатып, Алланы үзе барлыкка китергән. Дин – наданлык нәтиҗәсе.

Людвиг Фейербах.

Яхшы балаларны яраткан кебек үк начар балаларны да җиңел барлыкка китерә алучы Алла, шулай да начарларны барлыкка к итерүне артыграк күрә... Ул барлык кешеләрне бәхетле итә алыр иде, ләкин берәүне дә бәхетли итми... Алла гаделлек турында сөйли, ә үзе җәһәннәмне уйлап чыгарган...

Марк Твен.

Дин – изелүче җан иясенең сулышы, мәрхәмәтсез дөньяның йөрәге, үзе шикелле үк шәфкатьсез тәртипләрнең рухы. Дин – халык өчен опиум ул. Халыкның чын бәхете аның хыялый бәхете булган диннең юкка чыгарылуын таләп итә.

Карл Маркс.

 

18 ноябрь

Талаш алмасы

Район үзәгендә гражданнарны газ белән тәэмин итү җитди борчылу тудыра. Бу эшнең рәте дә, чираты да юк. Газ кайткан көн кешеләр өчен киеренке хезмәт һәм күп вакыт сораучы гаугалы көнгә әверелә. Урамда газ баллоны салган машиналар, мотоцикллар, велосипедлар тыз-быз чаба, шулар арасында бәләкәй арбалар, кул чаналары тизлек даулый... Һәм бу хәл айлар, еллар буе дәвам итә...

Халыкның уртак таләбе: зәңгәр ягулыкны өләшүдә билгеле тәртип һәм чират урнаштырылсын иде. Моның өчен гражданнардан кергән квитанцияләрне һәр көнне журналга яза барырга һәм газны шундагы чират буенча гына өләшергә кирәк. Сүз нәкъ менә өләшү турында бара, чөнки аерым кешеләр баллоннарын үзләре урнаштырганда зур фаҗига булырга мөмкин...

Мөслим авылы гражданнары исеменнән

Х. Дәүләтшин.

 “Авыл утлары” газетасыннан алынды. Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев