Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1971 ел

19 гыйнвар. Ашлама җыялар К. Маркс исемендәге артель членнары кышкы агротехника чараларын үтәүгә зур әһәмият бирәләр. Көл һәм кош тизәге җыйнауга да аеруча басым ясала. Бу эшне уңышлы алып бару өчен һәр бригадада аерым кешеләр билгеләнгән. Колхоз буенча барысы 280 центнер көл һәм 215 центнер кош тизәге җыелды инде.  Х. Галиев.

 

Һаман яктыга таба
1970 елда Тат. Бүләрдә 320 урынлы ике катлы урта мәктәп бинасы төзелә башлады. 1972 елда ул эксплуатациягә тапшырылачак. Узган ел Исәнсеф, Тат. Бүләр авылларына су колонкалары куелды. Быел Мари Бүләр, Яңа Сәет, Чишмә, Иске Сәет авыллары урамнарына су үткәреләчәк. Барлык авылларда да керосин лампаларын Ильич утлары алыштырды. Җиде авылдан торган “Урожай” колхозы территориясендә яшәүче хезмәт ияләрендә 13 телевизор, 234 радиоалгыч, 64 мотоцикл, 224 велосипед, 2 суыткыч, 48 кер юу машинасы бар.

21 гыйнвар
Почет грамоталары 
тапшырылды
Хәбәрчеләрнең район слетында хезмәт коллективларында, уку йортларында чыга торган һәм иң яхшы эчтәлекле һәм оформление өчен конкурста катнашучы стена газеталары күрсәтелде. Жюри беренче урынны Киров исемендәге колхоз парткомы һәм правление органы “Уңыш” газетасына (редакторы иптәш Хафизова) бирергә карар итте. Икенче урында – “Правда” колхозының “Правда утлары” (Гайнуллина), өченчедә – “Кызыл Октябрь” колхозының “Уңыш” газетасы (Садретдинова). 
С. Бакиев, 
жюри председателе.

26 гыйнвар
Чаңгычылар көч сынаша
Күптән түгел район үзәгендә чаңгы ярышлары узды. Сигезьеллык мәктәпләрдән 14 команда шәхси һәм команда беренчелеге өчен көч сынашты. Кызлар арасында 2 километрлы дистанцияне 13 минут 27 секундта үтеп, С. Вәлиева (Түбән Табын сигезьеллык мәктәбе) беренче урынга чыкты. Малайлар 3 километрлы дистанциядә ярыштылар. Түбән Табын мәктәбеннән З. Фәрхетдинов финишка беренче булып килде. Ул дистанцияне 15 минут 35 секунд вакыт белән тәмамлады. Октябрь сигезьеллык мәктәбе менә берничә ел рәттән ярышларга катнашудан читләшеп килә. Үткән ярышта Баланны сигезьеллык, Үрәзмәт урта мәктәпләре командалары катнашмады.
А. Смирнов.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев