Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1971 ел

5 гыйнвар Балаларга Яңа ел бүләге Соңгы берничә ел эчендә генә дә Мәлләтамак авылы танымаслык булып үзгәрде. 1964 елда урта мәктәп (хәзер анда 330дан артык укучы белем ала), 1968 елда зур культура йорты файдалануга тапшырылды.

5 гыйнвар
Балаларга Яңа ел бүләге
Соңгы берничә ел эчендә генә дә Мәлләтамак авылы танымаслык булып үзгәрде. 1964 елда урта мәктәп (хәзер анда 330дан артык укучы белем ала), 1968 елда зур культура йорты файдалануга тапшырылды. Һәр елны өч-дүрт колхозчы яңа йорт салып керә, авылның уртасында авылны бизәүче яңа зур бина калкып чыкты. Бу – балалар комбинаты. Анда 90га якын бала тәрбияләнәчәк. Шушы көннәрдә беренче партиягә 40 бала киләчәк. 
Илдар Закиров.

7 гыйнвар
Мөслим урта мәктәбе укучылары каникул көннәрендә Һ. Такташ иҗатына багышланган кичәне Киров исемендәге колхоз терлекчеләре янында үткәрделәр. Кичә терлекчеләрдә җылы тәэсир калдырды.
Флүсә Гыйззәтуллина.

12 гыйнвар
Терлекчеләр слеты
28 гыйнварда съезд алды ярышы киң колач җәйгән көннәрнең берсендә, терлекчелек алдынгыларының традицион район слеты чакырыла. Анда алдынгыларның алдынгылары киләчәк. Аларның кайберләренең, узган бишьеллыкта җиңеп чыгучыларның исемнәре инде билгеле. 
6 гыйнвар
Ирешкәннәр рухландыра
13 номерлы механикалаштырылган күчмә колоннаның еллык эшенә йомгак ясалды. 1972 елда хуҗалыкларда 461 гектар эшкә яраксыз мәйдан куаклардан, тамырлардан арындырылып, сөрүлек җиренә әверелдерелде. Максатчан хезмәт нәтиҗәсендә 156 гектар сугарулы, 322 гектар культуралы көтүлек төзелде. 95 мең тонна торф хәзерләнеп, басуларга чыгарылды. 
Ф. Исламов.

Оныкларым, ил белән
“Этләр безгә караганда күп тапкыр бәхетлерәк иде, – ди иде әтием, ачынып. – Без – эткә алыштырылган кешеләр”. Безнең бабайларның туган җире – Ульяновск өлкәсе Ледяно авылы. Алар бояр ялчысы булган. Бабайны һәм аның бертуган абыйсы Григорий Кузьмичны, гаиләләре белән бергә, Приют Шуран бояры Катанский бер эткә алыштырып алган.
И. Кудряшев.
“Авангард” колхозы.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев