Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1980 ел

9 сентябрь

Сәләт

...Бервакытны медсестраларның эш сәгатьләрен тикшерергә туры килде. Бер үк вакыт аралыгында шул ук эшне башкаралар, әмма хезмәт хакларында аерма сизелә. Нәтиҗәдә аерым кешеләргә артык сәгатьләр язылу ачыкланды. Гаеплеләрне җавапка тарттык. Яисә икенче мисал. Больница кухнясында эшләүчеләрнең продукцияне биреп бетермәүләре хакында хат алдык. Тикшердек. Бер җеп очын тарта башлагач, икенчесе килеп чыкты, аннан өченчесе. Берәүне эштән алырга үк чыгарырга туры килде...

Р. Мостафин,

штаттан тыш хәбәрчебез.

Беренчеләрдән булып

Түбән Табын урта мәктәбендә газета-журналларга язылу оешкан төстә башланып китте. З. Космодемьянская исемендәге  дружина пионерлары бу эштә өлгерлек күрсәттеләр һәм подписканы 2 сентябрьдә үк төгәлләделәр. Ә IV-V-VI классларда ул тагын да тизрәк, бер көндә диярлек башкарып чыгылды.

Газета-журналларга язылудан бер генә пионер да читтә калмады. Безнең дружинага 1981 елда 53 “Ялкын”, 50 2Яшьленинчы”, 6 “Пионерская правда” кайтачак.

Л. Абдуллина,

дружина советы председателе.

Сокландым, рәхмәт әйттем

...Кайберәүләр матур урыннарны ераклардан эзлиләр. Ә бит, баксаң, үзебезнең якларда, Татарстан җирендә, табигатьнең гүзәл почмаклары бик күп икән.

Хәер, табигате генә түгел, авыллары да матур икән бу якларның. Аларның чисталыгына, төзеклегенә мин чын-чыннан гаҗәпләндем. Урамнарда аркылы яткан бер генә таяк та күрмәссең. Җәмәгать урыннарында да тәртип, чисталык-пөхтәлек. Бу үзе генә дә җитәкчеләрнең кайгыртучан, таләпчән, уңган куллы булуын күрсәтә...

Нурҗиһан Сәлахова,

Апас районы 

Хезмәт рапорты

13 номерлы “Алга” механикалаштырылган күчмә колоннасы эшчеләре, инженер-техник работниклары һәм хезмәткәрләре КПСС Үзәк Комитетының июнь (1980 ел) Пленумы карарларын зур политик һәм хезмәт күтәренкелеге белән каршыладылар, партиянең ХХVI съездын лаеклы каршылау өчен социалистик ярышны тагын да көчлерәк җәелдерделәр. Шушындый шартларда яңа җиңүгә ирештек: унынчы бишьеллыкка билгеләнгән биеклекләр срогыннан алда яуланды. Төзү-монтаж эшләренең гомуми планы 1 сентябрьгә 101, сугарулы участокларны файдалануга кертү планы 115,6, торак йортларны эксплуатацияләүгә тапшыру планы 139,5, җирләрне кульуралаштыру планы 118, производство объектлары төзү планы 102 процентка үтәлде.     

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бу көнне Мөслимдә 1980 ел