Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

1985 ел. 30 июль. Бусагада – көзге чәчү Хәзер уҗым культуралары чәчеләсе басуларда туфракны эшкәртер чак. Арыш урнаштырасы участокларны лущить итү зарур.

Берьеллык үлән культураларыннан бушаган басуларда арышның ярты­сын СЗС-2,1 агрегатлары белән чәчү планлаштырыла. Аны кыска срокта үткәрү оптималь дымлылыкны са­клап калырга мөмкинлек бирәчәк.

И. Зиннуров, район авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек һәм азык җитештерү бүлеге начальнигы.

6 август

Тырышлык арта

Иртә силос салуга быел да оеш­кан төстә керештек. Бүгенге көндә бу төр азык 600 тонна күләмендә тупланды.

Берьеллык үлән басуында КСК-100 һәм Е-280 агрегатларын иртә таңнан кичке караңгыга кадәр күрергә була. Хуҗалыкка ярдәмгә “Сельхозхимия”нең рай­он берләшмәсеннән, Түбән Кама ПАТОсыннан шоферлар килде. Аларның һәркайсы көн саен 15-20 рейс ясый. Колхозның да барлык техникасы басуда.

Гомумән, терлек азыгы хәзерләүчеләр, аны ел ярымлык күләмдә туплауны максат итеп, ты­рышлыкларын арттыра баралар.

Ф. Нәбиева, “Правда” колхозы бухгалтеры.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев