Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1985 ел

12 сентябрь

Киләсе елга безгә 7800 центнер чәчүлек материал кирәк булачак. Бүгенге көнгә шуның 1580 центнеры калибрланды һәм ул тулысы белән беренче класс таләпләренә җавап бирә. Орлык әзерләүне 7 октябрьгә төгәлләү бурыч итеп куелды.

 Ш. Бикмурзин, Киров исемендәге колхозның баш агрономы.

17 сентябрь

Каты кисәтелгән “ Э з л ә р е н ә т ө ш т е л ә р ” . Газетабызның 99нчы санында Калинин исемендәге колхозда техника белән икмәк таптату факты турында материал басылган иде.

Колхоз партия комитеты секретаре иптәш Р. Габидуллинның хәбәр итүенә караганда, материал партия оешмасының ябык җыелышында тикшерелгән. Коммунист А. гаебен тулысынча таныган һәм киләчәктә андый тәртипсезлекне кабатламаска сүз биргән. Партия җыелышы карары белән ул каты кисәтелде.

 Хезмәт рапорты

Мөслим районы хезмәт ияләре, КПССның ХХVII съездын лаеклы каршылау өчен Бөтенсоюз социалистик ярышына кушылып эшләп, дәүләткә ашлык сатуның еллык планын уңышлы үтәделәр. Ватаныбыз амбарларына 41400 тонна ашлык озатылды... Дәүләткә планнан тыш ашлык сату дәвам итә. Барысы 43 мең тонна ашлык сатылачак.

Җ. Вәлиуллин, КПССның Мөслим райкомы беренче секретаре.

Р. Шәрипов, х а л ы к депутатларының район Советы башкарма комитеты председателе.

 

Ф. Мөхәммәтов, РАПО советы председателе вазифаларын башкаручы. Бәрәңге алабыз

“Авангард” колхозын - да эш фронтының иң киеренке участокларының берсе – бәрәңге басуы. Өченче көн инде анда Геннадий Галимуллин һәм Әслах Сәхабетдинов агрегатлары “икенче икмәк”не алу белән мәшгуль. Бәрәңгене чүпләү нигездә Крәш. Шуран һәм Мөслим урта мәктәпләренең өлкән класс укучылары көче белән башкарыла. Колхоз буенча 20 гектарга якын мәйданнан бәрәңге җыеп алынды инде. “Икенче икмәк” быел да колхозда шактый күп үстерелде – 189 гектар били.

 Р. Галиев, партоешма секретаре.

Семинар-киңәшмә

13 сентябрьдә Киров исемендәге колхоз һәм “Трудовик” тәҗрибә җитештерү хуҗалыгы территорияләрендә колхоз-совхоз җитәкчеләре, белгечләре һәм район партия активы катнашында семинаркиңәшмә булып узды. Анда катнашучылар башта Киров исемендәге колхозның Мөслим бригадасы шикәр чөгендере басуында булдылар. Биредә алар шикәр чөгендере алу машиналары һәм аларның эш технологиясе, шикәр чөгендере өчен туфрак әзерләү технологиясе белән танышты. Аннары семинарда-катнашучылар “Трудовик” хуҗалыгында булдылар.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев