Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу чирләрнең яше “олыгая”

Район Башкарма комитеты каршындагы СПИД, эчкечелек, тәмәке тарту һәм токсикоманиягә каршы профилактика буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, “СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аңа каршы көрәш буенча” үзәкнең Әлмәт шәһәрендәге филиалы эпидемиология буенча бүлек мөдире Илдар Вильданов, профилактика буенча бүлек мөдире Алсу Газыймова һәм комиссия членнары катнашты.

Элегрәк наркотиклар, ВИЧ инфекциясен йоктыру куркынычы яшьләргә генә яный дип уйлый идек. Баксаң, соңгы елларда бу чирләрнең яше “олыгая” икән. Хәзер инде табиблар әлеге авыруларны профилактикалау чараларын яшьләр арасында гына түгел, ә 30-50 яшьләр, хәтта алардан өлкәнрәкләр арасында да алып барырга тәкъдим итә.

Бүген район буенча ВИЧ инфекциясе белән авыручы 16 кеше рәсми рәвештә теркәлгән. Узган ел җирлектә шушы диагноз куелган эш яшендәге ике райондашыбыз якты дөнья белән хушлашкан. Эчкечелек белән авыручы 131 кеше исәптә тора. 

“Мизгел” яшьләр үзәге директоры Алисә Минһаҗева “Яшьләр арасында СПИД һәм наркоманиягә каршы көрәш буенча профилактик чаралар турында”гы чыгышында башкарылган эшләр турында сөйләде:– Җәмгыятьнең, бигрәк тә яшьләрнең игътибарын наркомания һәм СПИД проблемасына җәлеп итү өчен районда даими рәвештә “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” дип исемләнгән интернет-акция үткәрелә. Тискәре күренешләрне профилактикалауның нәтиҗәле юнәлешләренең берсе – яшьләрне физкультура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү. Бу максаттан район күләмендә төрле спорт ярышлары, массакүләм чаралар уздырыла. Парк-скверларда, урамнарда “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре һәм волонтерлар төркеме “Төтенсез яз!”, “Наркотикларга “юк” дип әйтик!”, “Спортта наркотикларга каршы көрәшәбез!” һәм башка шундый акцияләр даими рәвештә үткәрелә. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Айсылу Мадъярова әлеге куркыныч авыруларга каршы алдан искәртүче мәгълүмат бирү һәм үсеп килүче буынны бу афәттән саклап калу өчен китапханәләрдә бик күп мәгълүмат туплануын белдерде. Аның сүзләренә караганда, китапханәләрдә СПИД һәм наркоманиягә каршы көрәш максатында төрле әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр һәм тематик кичәләр уза. Китап күргәзмәләрендә СПИДка каршы көрәш, бүгенге көндәге проблемалар, аны йоктыру юллары, авыру билгеләре һәм башка әлеге темага кагылышлы басмалар белән танышырга мөмкин. – Яшьләрнең кальян тартулары да борчу тудыра. Мондый күренешләрне кисәтү һәм булдырмау максатында китапханәчеләр даими рәвештә фельдшерлар һәм участок полиция инспекторлары белән берлектә рейдлар үткәрә, очрашуларда чыгыш ясый, – диде ул.Илдар Вильданов Мөслимдә бу юнәлештә эшнең яхшы оештырылуын билгеләп үтте:– Бүгенге чыгышларны тыңлаганнан соң һәм интернет челтәреннән алынган мәгълүматлар буенча районда гасыр афәтенә каршы нәтиҗәле эш алып барыла дип әйтергә тулы нигез бар. Яшьләр белән эшләүдә тулы бер программа булдырылган. Бүген инде өлкән буын белән эшләүгә дә игътибар бирергә вакыт җитте. Ни кызганыч, соңгы елларда 30 яшьтән өлкән булган, хәтта 60 яшьтәге кешеләр арасында да бу куркыныч авыруны йоктыру очраклары арта бара. Бүген Мөслим – күпләрне үзенә тартучы район. Чөнки биредә инфраструктура нык үскән, якын-тирә шәһәрләргә дә якын. Шул ук вакытта авыл җирендә очсызрак бәягә йорт алуы да җиңелрәк. Наркоманнар һәм тәртипсез тормыш алып баручылар шундый җирлекләргә кызыгалар. Шуңа да һәрвакыт уяу булырга һәм саклык чараларын күрергә, төрле профилактик чараларны еш үткәрергә кирәк. Белгечләр фикеренчә, ВИЧ-инфекция күптән наркоманнар чире булудан туктады, ул җәмгыятьнең бөтен катлауларына үтеп керә. Әйе, бүген әлеге чир “минем гаиләмә кагылмас” дип, берәү дә әйтә алмый. Бүген билгеле сан ул әле районыбызда шулкадәр кеше генә авыру йоктырган дигән сүз түгел. “Әлеге санны кимендә унга тапкырларга кирәк”, – ди медицина хезмәткәрләре. Табиблар гражданнарны, елга бер тапкыр булса да, ВИЧ-инфекциягә анализ бирергә чакыра.

ВИЧ йоктырудан ничек сакланырга?
Бервакытта да наркотиклар кулланмагыз һәм наркотиклар кулланучылар белән җенси элемтәгә керүдән тыелыгыз!
Бер-берегезгә тугры булыгыз – кайвакыт ВИЧ һәм башка җенси юл белән күчә торган авыру йоктыру өчен “читтә” бер якынлык кылу да җитә!
Партнерыгызның сәламәтлегендә шикләнәсез икән, шәхси саклану чаралары күрегез. Партнерыгыз белән бергә ВИЧка тест узыгыз!
ВИЧ-инфекциягә кайда һәм ничек тикшерелергә була?
Яшәү урыны кайда булуына карамастан, процедура кабинеты булган дәвалау-профилактика учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анализ бирү өчен район үзәк поликлиникасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендәге СПИД үзәкләрендә дә анализ бирергә була.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев