Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу атнага йолдызлар нәрсә фаразлый икән?

Бу атнага йолдызлар нәрсә фаразлый икән?

Кучкар

Бу атнада күңелегезгә хуш килгән эшләр белән генә шөгыльләнегез. Ял көннәрендә дә үзегез теләгәнчә ял итегез. Сатып-алуларны алдан уйлап башкарыгыз.

Үгезбозау

Күп көч таләп итә торган эшләрегезне атна уртасында башкаруыгыз хәерле. Чөнки атна ахырында күп вакытыгызны өй эшләре алачак. Актив ял көннәренә әзерләнегез, дусларыгыз сезне бер минутка да тынычлыкта калдырмаслар.

Игезәкләр

Сәламәтлек һәм организмны яшәртү максатыннан диета тоту өчен уңайлы вакыт. Кыйммәтле сатып-алуларны атна ахырына калдыруыгыз хәерле.

Кысла

Атна уртасында сезне кычкырып сөйләшергә мәҗбүр итәчәкләр. Чөнки башкача сезне ишетергә теләүче булмас. Атна ахырына барсы да җайланачак. Ял көннәрендә теләкләрегезне бик тиз генә тормышка ашыра алачаксыз.

Арыслан

Техник җиһазлар белән эш иткәндә сак булыгыз. Бу атна төрле килешүләр һәм контрактлар төзү өчен уңышлы булачак. Әмма шәхси тормышыгызда авырлыклар туарга мөмкин.

Кыз

Атна уртасына кадәр яңа эшләр башламагыз. Ял көннәрендә күбрәк дусларыгыз белән аралашыгыз. Күрешә алмасагыз, шалтыратыгыз, хат языгыз.

Үлчәү

Бу атнада тышкы кыяфәтегезгә игътибар бирегез. Шулай ук сәламәтлек турында да онытмагыз. Атна ахырында сезне зур сюрпризлар көтә.

Чаян

Бу атнада агымдагы эшләр белән генә шөгыльләнегез, яңа эшләр башламавыгыз хәерле. Буш вакытыгызгы шәхси эшләрегезгә сарыф итегез.

Укчы

Бу атнада финанс мәсьәләләрне хәл иткәндә кеше сүзен тыңламагыз. Сәламәтлек турында кайгыртыгыз, спиртлы эчемлекләр кулланмагыз. Ял көннәрендә сезне бик күп яңалыклар көтә.

Кәҗәмөгез

Бу атна агымдагы ел планнарына тәэсир итәчәк. Әгәр дә сез дөрес юл сайлаган булсагыз, бу сезгә яңа мөмкинлекләр ачачак.

Сукояр

Бу атнада сезгә бик күп аралашырга һәм бер урыннан икенче урынга йөрергә туры киләчәк. Шулай ук төрле курс һәм тренингларда белем алырга мөмкинсез. Атна ахырында тынычлап ял итегез, үзегез теләгән эш белән шөгыльләнегез.

Балык

Күп кенә эшләрегезне атна башында ук эшләргә тырышыгыз. Атна ахырында ялга күбрәк вакыт калдырыгыз. Чөнки сезне күңелле очрашулар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев