Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу атнага йолдызлар нәрсә фаразлый икән?

Бу атнага йолдызлар нәрсә фаразлый икән?

Кучкар

Кучкарларны җаваплы сынаулар көтә. Бик көчле хис-тойгылар, җитди карарларга килү тырышып эшләү чоры. Алдыгызга куелган бурычларны менә дигән итеп үтиячәксез, барлык киртәләрне күпләрне шаккатырырлык итеп ерып чыгачаксыз.

Үгезбозау

Тирәгездәгеләр белән бик сак аралашырга кирәк. Ник дигәндә, ниндидер бер мәсьәләдә зур гына тавыш кубарга мөмкин.

Игезәкләр

Бу атнада күптәнге хыялларыгыз тормышка ашачак. Эшләрегез бермә-бер артачак. Атна башы – һәр нәрсә өчен үтә уңайлы чор. Файдаланып калыгыз.

Кысла

Югарырак вазыйфага үрмәләгәндә, бик көчле көндәшлеккә юлыгырга мөмкинсез. Ниятләрегез барып чыкмаса да, артыгын борчылмагыз, киләсе елда карьера ясау мөмкинлекләре бермә-бер артачак.

Арыслан

Сюрпризлар булырга мөмкин, шуңа күрә күз ачып йомган арада тиешле карарга килү өчен әзер булып торыгыз. Планнарыгыз үзегезгә бәйле булмаган хәлләр аркасында үзгәрергә мөмкин.

Кыз

Тормышыгызда килеп туган вакыйгаларга башкачарак карауны таләп итәрдәй яңалыклар булыр. Эш урынын алыштыру турында уй-фикерегезне никадәр озаккарак кичектерсәгез, шуның кадәр әйбәтрәк.

Үлчәү

Атна буе бәйрәм алды рухында канатланып йөриячәксез. Ниндидер кыю адымнар ясаячаксыз.

Чаян

Эшегездә килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен шәхси элемтәләрегезне эшкә җигәргә туры киләчәк. Сезнең файдага булачак бу: абруегыз үсәчәк, хәтта ки яңа вазыйфа шәйләнәчәк.

Укчы

Бернинди проблемасыз чор, дип әйтеп булмаса да, бу атнаның билгеле бер өстенлекләре күренәчәк. Эшләрегезне үзегезгә ничек җайлы, шулай башкарыгыз.

Кәҗәмөгез

Тормышыгызда, уй-фикерләрегездә ниндидер бер тотрыксызлык сизелер. Шулай да, ихтыяр көчегезне җыеп, эшләрегезне әйбәтләп йомгакларсыз.

Сукояр

Яңа керем чыганаклары турында уйларга вакыт. Бу җәһәттән перспективалар юк түгел, әмма күп эшләргә туры киләчәк.

Балык

Балыклар күңел түрендә йөрткән кайбер хыялларга ирешәчәк. Соңгы вакытта бик зур тырышлык, сабырлык күрсәткән булсагыз, хәзер шуларның әҗәреннән үтә зур канәгатьлек хисләре кичерә алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев