Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу атнага йолдызлар нәрсә фаразлый икән?

Бу атнага йолдызлар нәрсә фаразлый икән?

Кучкар

Тормыш рәвешен үзгәртергә телисезме? Ташып торган көч-энергиягез ярдәм итәчәк сезгә. Шимбә көне, һичшиксез, уңай булачак.

Үгезбозау

Көтелмәгән вакыйгалар көндәлек тормышыгызны искитмәлегәәйләндереп куячак. Уяулыгыгызны җуймагыз: үзегезгә кирәкле булган ниндидер яңа әйбер сатып алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Атна буе яхшы якка үзгәрешләр көтегез.

Игезәкләр

Күпне күрсәгез һәм ишетсәгез, үзегезгә үтә дә кирәкле мәгълүматларга ия булып куаначаксыз. Хезмәт баскычыннан югарырак үрмәләргә җыенасызмы? Каушап калмагыз: язмышыгыз сезгә хәзер шундый мөмкинлек ачачак. Тик уңышка ирешү өчен тырышырга кирәк.

Кысла

Тормышыгызга үзгәрешләр ыргылып керергә тора. Онытылган хисләрегез яңадан кабынып китәр сыман. Акча мәсьәләсе башыгызны катырмый башлар.

Арыслан

Күптәнге хыялыгызны тормышка ашыру өчен бик уңайлы атна. Аралашканда яки үзара мөнәсәбәтләрдә ниндидер бер чикне сакларга тырышыгыз. Ял көннәрендә тормышыгызда кызык хәлләр килеп чыгарга мөмкин – ниндидер бер мәкергә әзер булып торыгыз.

Кыз

Низаглы хәлләрне җайга салырга туры килер, ахры. Финанс һәм социаль хәлегезгә бәйле кайбер үзгәрешләр булыр. Якшәмбе күңелегезгә хуш килердәй вакыйгалар булачак.

Үлчәү

Җитәкче вазыйфасын билгеләмәсәгез дә, бу атнада кемнәрнедер үзегезгә буйсынырга мәҗбүр итәчәксез. Шулай итеп, теләкләрегез һәм үтенечләрегез барысын да диярлек үтәячәкләр.

Чаян

Көтелмәгән хәлләргә әзер торыгыз. Тирәгездәге кешеләр күңелендә үзегезгә карата яхшы тәэсир калдырырга теләсәгез, шактый ук күп вакытыгызны сарыф итәргә туры киләчәк. Тик хафаланасы юк: тырышлыгыгыз җилгә очмаячак.

Укчы

Маҗараларга бик бай атна. Үзегез өчен бик мөһим булган бер сорауга җавап таба алачаксыз, кемнәрнеңдер ярдәменнән оста файдаланачаксыз.

Кәҗәмөгез

Кыюсызлыгыгыз ниндидер бер эшегезгә тормоз булырга мөмкин. Буталып калгансыз һәм мөһим сорауга җавап таба алмыйсыз кебек тоелыр. Чынында алай түгел бу: үз проблемаларыгызны күпертәсез генә.

Сукояр

Күңелегезне борчып торган хисләрдән, үзегезгә ят булган әллә нинди уйлардан, ниһаять, арынырсыз сыман. Кыюрак булыгыз. Уңышка ирешү өчен әнә шул сыйфатлар җитми сезгә.

Балык

Күптәннән күңел түрләрегездә йөрткән планнарыгызны тормышка ашырырга вакыт. Нәкъ менә хәзер сезнең карьера мәсьәләсе хәл ителәчәк. Тик вакытны кулдан ычкындырып, кирәкле инициатива күрсәтмәсәгез, ярык тагарак янында калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X