Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкарлар (21.03 – 20.04)

Сезнең өчен бу атна уңышлы булачак. Ләкин игътибарсызлык, онытылу бик күп аңлашылмаучанлыкларның сәбәбе булырга мөмкин. Башкаларның тормышына кысылмагыз. Күбрәк үзегезнең тормышыгызны кайгыртыгыз.
 
Үгезбозаулар (21.04 – 20.05)

Тормышыгызда абруйлы кеше барлыкка киләчәк. Аның фикере сезнең өчен – закон. Эшегездә сезне күреп, бәяләп торалар. Алга таба да шулай дәвам итсен өчен тырышыгыз. Мәхәббәт өлкәсендә аңлашылмаучанлыклар килеп туарга мөмкин. Түзем булыгыз. Барсы да үз җае белән җайлашыр.
 
Игезәкләр (21.05 – 21.06) 

"Чамасын белеп кенә!" Бу кагыйдә сезнең тормышыгызга шундый туры килеп тора. Дөрес туклануга игътибар бирер чак. Кием-салым, яңа берәр нәрсә сатып алу өчен кулай вакыт.

Кыслалар (22.06 – 22.07) 

Сезне күп кенә эшлекле очрашулар көтә. Ниндидер тәкъдимгә ризалашканчы, үз мөмкинлекләрегезне аек акыл белән бәяләгез. Ахырына кадәр барып чыга алырсызмы. Тик борчылмагыз: барысы да тәртиптә булыр!

Арысланнар (23.07 – 23.08) 

Һәр эш-гамәлегез үткен күз очында тора. Бәхәсләшмәгез, хаталарыгызга төртеп күрсәтерләр, аларны төзәтегез. Туганнарыгызны, якыннарыгызны дорфа сүзләр белән рәнҗетмәгез. Кәефегезне төшерергә тырышырлар игътибар бирмәскә өйрәнегез.

Кызлар (24.08 – 22.09) 

Йолдызлар сезгә көчегезне торгызу өчен 2–3 көн булса да ял итеп алырга киңәш итә. Соңгы атналар сезнең өчен шактый киеренке узды. Сүз хәтта балаларны, ирне калдырып, ялгыз гына ял итү турында бара.

 

Реклама

Үлчәүләр (23.09 – 23.10) 

Бу атнада сез әллә нинди – оешмаган! Өлгермисез, соңга калыбрак йөрисез. Ял көнегезне файдалы уздырырга тырышыгыз әле. Балаларыгыз өчен катлаулы чор: аларга игътибарыгызны кызганмагыз.

Чаяннар (24.10 – 22.11) 

Дуслар белән очрашу өчен шәп атна. Ә менә башка өлкәләрдә таркаулык сизелә. Сәламәтлегегез дә шаяра башлады. Эштә дә мәшәкатьләр тумый тормас. Сөйгән ярыгыз белән дә аңлашылмаучанлыклар булырга мөмкин. Көчле булыгыз, кыскасы. 

Укчылар (23.11 – 21.12) 

Бер үзегезгә генә бар җаваплылыкны тартып бару авырга туры килер. Шулай да атна уртасында көтелмәгән табыш алу мөмкинлеге чыгачак. Тик ул акчаны юк-барга таратырга ашыкмагыз! Башны эшкә җигеп, табышны мөһимрәк нәрсәләргә тотсагыз уңышлырак булыр.

Кәҗәмөгезләр (22.12 – 20.01)

Йолдызлар сабыр булырга киңәш итә. Бу атнада бүтәннәрнең ялгышы өчен сезгә җавап бирергә туры килер. Күбрәк саф һавада йөрегез. Күптән күрешмәгән дусларыгыз белән күрешегез!

Сукоярлар (21.01 – 19.02) 

Киләчәккә планнар корып куярга киңәш ителми. Әлегә вакыты җитмәгән. Аның каравы, күчемсез милек белән бәйле яхшы гына тәкъдим фаразлый йолдызлар. Уңышлы сәфәрләр дә вәгъдә итә. 

Балыклар (20.02 – 20.03) 

Бер атнага гына булса да ял алыгыз! Беренче чиратта сәламәтлекне кайгырту зарури. Күңелсез аралашулардан ерак торыгыз. Фикерләү рәвешегезне дә күңелсез уйлардан арындырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев