Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтенроссия язылу декадасында ташлама белән матбугатка язылып була

5 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр Бөтенроссия язылу декадасы үтә. 5 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр Бөтенроссия язылу декадасы үтә. Бу көннәрдә Россия почта бүлекчәләрендә, podpiska.pochta.ru сайтында, шулай ук "Viber" мессенджеры ярдәмендә ташламалы рәвештә газета-журналларга язылырга була, дип яза "ТАТАР-ИНФОРМ". "Россия почтасы" ункөнлектә нәшрият ташламаларына өстәмә рәвештә "Россия почтасы" каталогы буенча федераль...

5 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр Бөтенроссия язылу декадасы үтә.

5 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр Бөтенроссия язылу декадасы үтә. Бу көннәрдә Россия почта бүлекчәләрендә, podpiska.pochta.ru сайтында, шулай ук "Viber" мессенджеры ярдәмендә ташламалы рәвештә газета-журналларга язылырга була, дип яза "ТАТАР-ИНФОРМ".

"Россия почтасы" ункөнлектә нәшрият ташламаларына өстәмә рәвештә "Россия почтасы" каталогы буенча федераль басмаларга 10 процент, төбәк һәм җирле басмаларга 15 процент, башка агентлык каталоглары буенча 5 һәм 10 процент ташлама бирә. Бер үк вакытта Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы карамагындагы төбәк эксперт советы әзерләгән басма матбугат чараларына "Россия почтасы" каталогы буенча 25 процент яки альтернатив агентлыклар каталогы буенча язылучыларга 20 процент ташлама карала.

Быелгы язылу кампаниясендә Эксперт советы әзерләгән басмалар исемлеге 2500 исемнән артып киткән.

Газета-журналларны бүләк итеп тә яздырып була. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Түбән Новгородта, Ростов-на-Донуда, Екатеринбургта, Челябинскида һәм Казанда "Россия почтасы"ның үзәк бүлекчәләрендә язылуга булган 1000 сумлык бүләк карталарын podpiska.pochta.ru сайтында 2017 елның 31 декабренә кадәр кулланырга була.

Шулай ук район һәм шәһәр почта бүлекчәләрендә "Игелек агачы" хәйрия акциясе дәвам итә. Биредә теләге булган һәр кеше социаль учреждениегә газета-журналлар яздырта ала, дип хәбәр итә "Россия почтасы"ның "Татарстан почтасы" филиалы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев