Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтенроссия турнирында Айнур – өченче

3-5 май көннәрендә Екатеринбург шәһәрендә ике тапкыр Советлар Союзы герое, очучы Г.А. Речкалов истәлегенә бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр турниры үтте. Татарстан җыелма командасы составында районыбызның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе бадминтончылары Айнур Җәлилов һәм Нурислам Шәйхуллин катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча парлы разрядта Айнур Җәлилов Алексеевск районы егете белән һәм катнаш...

3-5 май көннәрендә Екатеринбург шәһәрендә ике тапкыр Советлар Союзы герое, очучы Г.А. Речкалов истәлегенә бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр турниры үтте. Татарстан җыелма командасы составында районыбызның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе бадминтончылары Айнур Җәлилов һәм Нурислам Шәйхуллин катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча парлы разрядта Айнур Җәлилов Алексеевск районы егете белән һәм катнаш уенда Кайбыч районы кызы белән өченче урын алдылар. Нурислам Шәйхуллин шәхси беренчелектә бишенче урынга лаек булды. Җиңүчеләр медаль һәм кыйммәтле пакетлар белән бүләкләнделәр. Тренерлары - Инсаф Ханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев